26 ноябрь 2025 яңалыклары
-
Ел башыннан бирле теркәлгән аварияләрдә 28 кеше һәлак булган
Казанда ел башыннан 1099 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда 28 кешенең гомере өзелгән, тагын 1312 кеше төрле тән җәрәхәтләре алган. Шәһәр Дәүләт автоинспекциясе шундый статистика китерә.
-
Бюджет хезмәткәрләренең хезмәт хакларын арттырачаклар
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин бюджет даирәсендә эшләүчеләрнең окладлары күләмен арттыру турындагы карарга кул куйды. Тиешле указ хокукый актлар сайтында бастырылган.
-
Татарстанда юеш кар һәм бозлавык фаразлыйлар
Татарстанда 26 ноябрьдә аязучан болытлы һава торышы көтелә. ТР Гидрометүзәге фаразына караганда, урыны белән аз гына кар яки юеш кар яварга мөмкин.
-
Шәһәр урамында автомобильләрне бушлай калдырып булачак
Казанлылар шәһәр урамнарында автомобильләрне бушлай калдыра алачак.
-
Татарстанда яшәүчеләрнең ана капиталы акчаларын пенсиянең тупланма өлешен формалаштыруга юнәлдерү мөмкинлеге бар
Татарстан Республикасында ана капиталы акчасын тупланма пенсия формалаштыруга юнәлтергә теләүче гражданнардан гаризалар кабул итү дәвам итә.
-
«Яшь фольклорчы мәктәбе»республика семинар-практикумы узды
24 ноябрь көнне Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте базасында Киң колачлы белем бирү чарасы — «Яшь фольклорчы мәктәбе»республика семинар-практикумы узды.
-
1 декабрьдән Татарстан Республикасында яшәүчеләр иминият пенсияләре күләмен яңадан исәпләү өчен гариза бирә ала
2026 елның 1 гыйнварыннан пенсия билгеләү һәм түләү буенча законнар җыелмасына кертелгән үзгәрешләр биш һәм аннан да күбрәк баланы яшь ярымга җиткәнче карау чорын ата-аналарның берсенең иминият стажына кертеп исәпкә алырга мөмкинлек бирә, балаларның бишенчесе һәм аннан соңракларына һәрберсе өчен 8,1 балл өстәлә.