«Яшь фольклорчы мәктәбе»республика семинар-практикумы узды
24 ноябрь көнне Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте базасында Киң колачлы белем бирү чарасы — «Яшь фольклорчы мәктәбе»республика семинар-практикумы узды.
Семинар өч мөһим датага багышланды: Ватанны саклаучылар елы, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы һәм В.Д. Поленов исемендәге Россия Дәүләт халык иҗаты йортының 110 еллыгы.
Проект Татарстан Республикасының әйдәп баручы этнологларын, филологларын, сәнгать белгечләрен һәм иҗат коллективлары җитәкчеләрен җыйды. Төп максат Идел буе халыкларының бай фольклор мирасын саклау, өйрәнү һәм актуальләштерү булды.
Катнашучыларны бай программа көтте: народ халык ансамбльләре чыгышлары, тематик күргәзмәләр, Казан федераль университеты галимнәре белән пленар утырышлар, дүрт махсуслаштырылган секция эше.
Семинар эшендә районыбыздан Иске Җөри, Караширмә, Субаш, Күкчә һәм Олы Мәтәскә авылларынын мәдәни-ял итү учреждениеләре җитәкчеләре катнашты. Семинар «Марфа Иванова» фольклор-этнографик спектаклен карау һәм фикер алышу белән тәмамланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев