27 февраль 2026 яңалыклары
-
Районыбыз юлларында “Иминлек каешы” дип исемләнгән профилактик чара бара
Республика юлларында ел саен, көн саен кеше гомерләрен саклау өчен көрәш бара. Әмма узган ел без бу көрәш кырында җиңелдек. Ун ел буе аварияләр һәм аларда һәлак булучылар санын киметкән булсак, икенче ел рәттән, күрсәткечләр начарая.
-
Авыл хуҗалыгы предприятиеләренең 2026 елда еллык техник карау графигы
Районда эшләүче дәүләт техник күзәтчелек органы эшчәнлегенең төп юнәлеше булып, әлеге җирлектә булган трактор, үзйөрешле машиналар хәм аларга тагылма прицепларны куллану вакытында кешеләр сәламәтлегенә хәм аларның милкенә зыян китермәү тора. Моның өчен бу төр техникаларның төзек хәлдә булуы мөхим. Шунлыктан алар өчен елга бер мәртәбә техник карау чарасы уздырыла.