Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Районыбыз юлларында “Иминлек каешы” дип исемләнгән профилактик чара бара

Республика юлларында ел саен, көн саен кеше гомерләрен саклау өчен көрәш бара. Әмма узган ел без бу көрәш кырында җиңелдек. Ун ел буе аварияләр һәм аларда һәлак булучылар санын киметкән булсак, икенче ел рәттән, күрсәткечләр начарая.

Мәсәлән,  2020 елда -  330, 2021 елда - 312, 2022 елда - 306, 2023 елда - 279 авария теркәлгән  булган.  2024 елда республика юлларында -  320, 2025 елда - 345 кеше һәлак булды. Димәк, өченче ел, былтыр республикада берәр авыл халкы юкка чыккан дигән сүз. 

Статистик мәгълүматларга караганда, соңгы елларда кышын республика юлларында уртача 100 кешенең гомере өзелә. Быел һава торышы начараю сәбәпле, җиде кеше һәлак булган. Февраль, март айларында хәл тагын да катлаулана. Тайгак юлда каршы як полосага чыгып бәрелешәләр һәм күпчелек очракта шунда ук җан бирәләр.

16 февральдән 1 мартка кадәр республикабыз, шул исәптән районыбыз юлларында “Иминлек каешы” дип исемләнгән профилактик чара бара. Чара иминлек каешын эләктермәү белән бәйле хокук бозуларга юл куймау һәм аларны кисәтү максатыннан үткәрелә. Россия Федерациясе Юл йөрү кагыйдәләренең 2.1.2 пунктында тәгаенләнгәнчә, машина йөртүче дә, пассажир да автомобиль белән хәрәкәт иткәндә бердәй иминлек каешын эләктереп куярга тиеш. Хокук бозучыларга административ беркетмә төзеп, 1,5 мең сум штраф түләтү каралган. Кагыйдә бозып, инспекторлар тарафыннан тоткарлану гына түгел,  моңа фотовидеофиксация комплекслары төшергән материаллар да саллы, кайтаргысыз дәлил булып тора. Транспорт куркынычсызлыгы үзәкләре тикшеренүләре күрсәткәнчә, юл - транспорт фаҗигасы очракларында иминлек каешы алгы утыргычтагы йөртүченең үлү ихтималын 50%, ә арткы утыргычтагы пассажирныкын 25%ка  киметә. Юл читенә чыгып әйләнгәндә, иминлек каешы исән калу ихтималын биш тапкырга арттыра. Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясенең район бүлеге хезмәткәрләре юлда кагыйдәләрне төгәл үтәп, сак йөрергә чакыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев