28 март 2018 яңалыклары
-
Яшел Үзәндә янган фураның йөртүчесе ут капканда кабинада йоклаган булган
Яшел Үзән районында янган фураның йөртүчесе ут капканда кабинада йоклаган булган. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. Бүген төнлә М7 юлының 890нчы километрындагы автотукталышта Рязань, Вологодск өлкәләре һәм Мордовиядән берьюлы өч зур йөк машинасы янган. дип яза агентлык. Урынга...
-
Дин әһелләре Кемерово шәһәрендә һәлак булучыларны дога кылып искә алды
Кемерово шәһәренең "Зимняя вишня" сәүдә үзәгендә килеп чыккан фаҗига сәбәпле, ил буйлап матәм чаралары дәвам итә. Бүген бер төркем дин әһелләре янгында һәлак булучыларны Казанның Ленин бакчасында дога укып искә алды. Эш сәгатьләре булуга карамастан, Ленин бакчасына шактый кеше килгән. Кемдер чәчәк салып китеп барды, кемдер әле кичә генә барлыкка...
-
Апрельнең беренче ункөнлегендә елгаларда боз шартлатачаклар
Апрельнең беренче ункөнлегендә елгаларда боз шартлату эшләре уздырылачак. Бу хакта Татарстанның Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары Николай Суржко хәбәр итте. "Боз тыгылу куркынычы янаган урыннарда апрельнең беренче декадасында елгаларда боз шартлату эшләре үткәреләчәк. Хәзерге вакытта 14 районда шартлату эшләре үткәрүгә гаризалар бар. Халыкка вазгыять буенча хәбәр җиткереп...
-
Кемерово өлкәсе губернаторы урынбасарын вазифасыннан азат иттеләр
Кемерово өлкәсе губернаторы урынбасары вазифасыннан азат ителгән. Бу хакта ТАСС төбәк хакимиятендәге чыганакка сылтама белән хәбәр итә. Алексей Зеленин башкарган вазифага Кемерово шәһәре башлыгының беренче урынбасары Ольга Турбаба билгеләнде. Чыганак шулай ук өлкә эчке сәясәте департаменты җитәкчесе Нина Лопатинаның да эшеннән азат ителүен әйткән. "Татар-информ" Кемеровода янгында зыян күрүчеләр саны...
-
Россия җырчысы Кемерово фаҗигасендә зыян күрүчеләргә 15 млн биргән
Россия җырчысы Эмин Агаларов һәм аның дуслары Кемеровода зыян күрүчеләргә ярдәм йөзеннән 15 млн акча биргән. Бу хакта Агаларов социаль челтәрдәге Instagram битендә хәбәр иткән. Ул "Зимняя вишня" сәүдә-күңел ачу үзәгендә булган хәл беркемне дә битараф калдыра алмый, дип билгеләп үткән. "Үземнең биш шәһәрдәге чыгышымның шәхси гонорарын Мөслим Магомаев фондына...
-
Татарстан Республикасында барлык күңел ачу чаралары кичектерелә
Россиядә илкүләм матәм көне дип игълан ителү сәбәпле, 28 март көнне Татарстан Республикасында барлык күңел ачу чаралары кичектерелә. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгы сайтында хәбәр ителә. Моңа бәйле рәвештә, Татарстан Республикасы мәдәният учреждениеләрендә барлык концертлар, спектакльләр һәм башка күңел ачу чаралары кичектерелә. Республиканың барлык муниципаль берәмлекләренә һәм театр-тамаша учреждениеләренә тиешле...
-
Завершилось голосование в республиканском фотомарафоне «Айданавыборы»
Республиканский фотомарафон «Айданавыборы» подходит к завершению. Голосование по выбору победителей уже завершено, рассказали организаторы акции. Призеров проекта в 16 номинациях назовут уже завтра, 28 марта. А сейчас специалисты проверяют кандидатов на предмет накруток лайков. Награждение пройдет 31 марта в 15 часов по адресу: ул. Татарстан, 20. Среди призов значатся смартфоны...
-
Кемерово өлкәсе губернаторы урынбасары тезләнеп халыктан гафу сорады
Кемерово өлкәсе губернаторы урынбасары - Кузбасс вице-губернаторы Сергей Цивилев «Зимняя вишня» сәүдә үзәгендә кешеләр һәлак булган өчен тезләнеп гафу сорады. Бу турыда RT хәбәр итте. Сергей Цивилев өлкә хакимияте бинасы янындагы митинг вакытында халык алдында чыгыш ясаган вакытта, тезләренә чүккән. Түрә гафу сорагач, митингка җыелган кешеләр кул чапкан. «Татар-информ» агентлыгы...