Теләче Информ

Теләче районы

Язмалар

Кемерово өлкәсе губернаторы урынбасары тезләнеп халыктан гафу сорады

Кемерово өлкәсе губернаторы урынбасары - Кузбасс вице-губернаторы Сергей Цивилев «Зимняя вишня» сәүдә үзәгендә кешеләр һәлак булган өчен тезләнеп гафу сорады. Бу турыда RT хәбәр итте. Сергей Цивилев өлкә хакимияте бинасы янындагы митинг вакытында халык алдында чыгыш ясаган вакытта, тезләренә чүккән. Түрә гафу сорагач, митингка җыелган кешеләр кул чапкан. «Татар-информ» агентлыгы...

Кемерово өлкәсе губернаторы урынбасары - Кузбасс вице-губернаторы Сергей Цивилев «Зимняя вишня» сәүдә үзәгендә кешеләр һәлак булган өчен тезләнеп гафу сорады. Бу турыда RT хәбәр итте.

Сергей Цивилев өлкә хакимияте бинасы янындагы митинг вакытында халык алдында чыгыш ясаган вакытта, тезләренә чүккән. Түрә гафу сорагач, митингка җыелган кешеләр кул чапкан.

«Татар-информ» агентлыгы узган якшәмбедә «Зимняя вишня» сәүдә-күңел ачу үзәгендә янгын чыгуы хакында хәбәр иткән иде. Әлеге фаҗигада 64 кешенең гомере өзелгән.

Реклама
2VtzquYYXcQ

Бүген Кемеровода митингка чыккан кешеләр губернатор һәм мэрның отставкага китүен таләп итте.

Татар -информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2VtzquYYXcQ