28 май 2018 яңалыклары
-
Район газетасына язылырга ашык!
Хөрмәтле абүнәчеләребез район газетасына язылырга ашыгыгыз.
-
Әлмәт юлында кеше гомере өзелде
27 майда кичке 10 нар тирәсендә Казан – Оренбург юлының Әлмәт районына кергән участогында Рено SANDERO машинасын йөртүче хатын-кыз куркынычсыз тизлектә хәрәкәт итеп, юлда баручы җәяүлене бәрдерә.
-
Синоптиклар һава торышының начараюы турында кисәтә
В грядущий вторник в Татарстане сохранится холодная и ветреная погода. Об этом говорится в прогнозе погоды Гидрометцентра РТ.
-
Бүгеннән БДИ башлана: җаваплар интернетта сатыламы?
28 майда БДИ башлана. Мәктәптә юньләп укымаганнарның терсәк тешләр, баш кашыр вакыты җитте. Рособрнадзор башлыгы Сергей Кравцов имтихан алдыннан тагын бер тапкыр чыгарылыш укучыларын бары үз белемнәренә генә таянырга чакыра. Психологлар исә яхшыга өметләнергә киңәш итә.
-
Интернетсыз ярты ел
Җирдән триллионлаган чакрым ераклыкта, галәмнең бер почмагында тиктомалга бик көчле энергия барлыкка килде. Кеше акылы җитмәслек, миллион джоульләрдәге бу энергия дулкын-дулкын булып бөтен галактикага таралды. Аның тәэсире күз иярмәс тизлектә Җиргә дә барып җитте. Секунд эчендә орбитадагы спутниклар сафтан чыкты, Җир шарындагы интернет, телевизорлар, бөтен мобиль элемтә чаралары эшләүдән туктады...
-
Яшел Үзән районында балалары белән ял итүче хатын-кызлар утраудан чыга алмаган
Яшел Үзән районында балалары белән ял итүче хатын-кызлар утраудан чыга алмаган, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән.
-
Арча коткаручылары урманда адашкан, аягы сынган хатынны эзләп тапкан
Арча районында коткаручылар урманда адашкан, аягы сынган хатын-кызны эзләп тапкан, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән.
-
Иске Карабаян авылында зур бәйрәм узды
Узган якшәмбедә керәшен карендәшләребез яшәүче авылларда Тройсын бәйрәмнәре гөрләде.
-
Райондашыбызга Рәхмәт хаты тапшырылды
Райондашыбыз Азат Шәйхетдиновка татар халкының физик культурасының йөзек кашы татарча көрәшне үстерүдәге зур эшләре өчен Татарстан Республикасының көрәш федерациясе Президенты рәисе Марат Әхмәтов тарафыннан Рәхмәт хаты бирелде.