28 майда БДИ башлана. Мәктәптә юньләп укымаганнарның терсәк тешләр, баш кашыр вакыты җитте. Рособрнадзор башлыгы Сергей Кравцов имтихан алдыннан тагын бер тапкыр чыгарылыш укучыларын бары үз белемнәренә генә таянырга чакыра. Психологлар исә яхшыга өметләнергә киңәш итә.
Күптән түгел “Җәмгыять белеме” фонды уздырган сораштыруда катнашучыларның күбесе, БДИ белем сыйфатын гадел бәяләми, дип җавап биргән. Халыкның 73 проценты – БДИга каршы, бары 14 проценты гына бу төр сынауны хуплый. Калганнары икеләнеп калган. Илдә имтиханнан баш тартырга җыенган кеше юк. Шуңа күрә сынауны барлык кимчелекләре белән кабул итәргә генә кала.
”Интернеттагы, БДИ җавапларын сатам, дигән белдерүләргә ышанмагыз! Болар – социаль челтәрләрдә ялган юл белән акча эшләргә теләүчеләр. Җавапларны берничек тә сатып алып булмый”, – дип белдергән иде имтиханнарга багышлап уздырылган “кайнар элемтә”дә Сергей Кравцов. Аның әйтүенчә, мәгълүматларны “читкә чыгаруга” юл куелмаячак. Шпаргалка, телефон, колакчын, “акыллы” сәгатьләр белән дә керергә ярамый. Рөхсәт ителмәгән әйбер алып керүчеләрне имтиханнан куып чыгарачаклар. Ә бу инде – вуз белән бер елга саубуллашу дигән сүз.
Илдә әлеге сынау 730 мең укучының башыннан үтәчәк. Быелгы имтиханнарда әллә ни үзгәрешләр юк. Бары имтихан материалларын аудиторияләрдә чыгару гына яңалык булып тора. Яңа технологияләр бланклар җитмәү проблемасын да хәл итәргә булышачак. Шул ук вакытта укучыларга кәгазь, принтер алып килергә кушучы укытучылар да бар икән. Бу очракта аларның гозерен тыңламаска кирәк. Сергей Кравцов барлык мәктәпләр дә кирәкле җиһазлар белән тәэмин ителгән дип ышандыра.
Имтиханнарны узган ел үз башыннан кичергән Артур Барматунов чыгарылыш укучыларына берничә киңәш бирә. “Берничә көн кала сынауга әзерләнмичә, тынычлап ял итү яхшырак. Баш миенә дә ял кирәк. Тынычландыра торган дарулар эчә күрмәгез! Аның бернинди файдасы да юк. БДИ – әйбер түгел, аны бары камилләштерергә генә кирәк. Укытучылар, әти-әниләр дә укучыларны, имтихан бирә алмыйсың дип, куркытмасын иде. Ул очракта кеше үзенә ышанмый башлый”, – ди икътисадчы белгечлеген үзләштерүче егет.
25 май көнне 9 нчы сыйныф укучылары чит телдән беренче сынау тапшырды да инде. 2419 кеше – инглиз, 28е – немец, 23е француз телен сайлаган. Тугызынчылар барлыгы дүрт имтихан тапшыра.
БДИ тапшыру көннәре:
28 май – информатика, география;
30 май – математика (база өлеше);
1 июнь – математика (профиль өлеше);
4 июнь – химия, тарих;
6 июнь –рус теле;
9 июнь – чит телләр;
13 июнь – чит телләр (телдән сөйләм);
14 июнь – җәмгыять белеме;
18 июнь – биология, чит телләрдән язма эш;
20 июнь – физика, рус әдәбияты;
22 июньнән 2 июльгә кадәр – өстәмә көннәр.
Нет комментариев