29 апрель 2023 яңалыклары
-
Тәбрикләделәр
Бүген шимбә киңәшмәсендә Айдар авылы җирлеге башлыгы вазыйфаларын башкарган Хаҗиев Рифат Рәшит улына Теләче муниципаль район башлыгының Мактау грамотасы бирелде.
-
“+5” билгесе куелды
28 апрель көнне кичке сәгатьләрдә район мәдәният йортында район балалар Сәнгать мәктәбе укучыларының еллык хисап концерты булып үтте. Биредә алар бер ел дәвамында җыр-бию, нәфис сүз, конферанс, рәсем сәнгате, инструменталь җанрда ирешкән уңышларын күрсәттеләр.
-
Күркәм традицияләребезне күрсәттек
26 – 29 апрель көннәрендә Казанда Россия Федерациясе төбәкләрендә, якын һәм ерак чит илләрдә Сабантуй бәйрәмен оештыручылар һәм режиссерлар өчен семинар-практикум курслары үткәрелде.
-
Татарстанда илкүләм проект буенча Иделдә яңа круизлар, Сочи һәм Алтайга авиарейслар ачыла
2023 елгы яңа туристлык сезонында Казаннан «Бөек Идел юлы» бренды белән Идел буйлап күп санлы круизлар башлана. Моннан тыш, Татарстаннан Алтай Республикасына турыдан-туры даими авиарейслар булачак. Яңа юнәлешләр «Туризм һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә үсеш ала.
-
Кеше хезмәтен хөрмәт итсәк иде
Ял итү парклары матурая. Кичә Теләче авылы район оешмаларында эшләүчеләр Бөтенроссия өмә көненә кушылды.
-
«Теләче керәшеннәре айлыгы» н йомгаклау концерты узды
Башкалабызның җырчы Җәкәү йортында «Теләче керәшеннәре айлыгы» н йомгаклау концерты узды.
-
Татарстанда янгын куркынычы югары булу сәбәпле, янгынга каршы режим озайтылды
Татарстанда урманнарда янгын чыгу куркынычы зур булу сәбәпле, шторм кисәтүе игълан ителде. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
-
Көрәш буенча районара ярышлар узды
28 апрель көнне Саба районының Иске Икшермә мәктәбендә 2006-2007, 2008-2009, 2010 елда туган һәм аннан да яшьрәк егетләр арасында Икшермә мәктәбенең 1979 нчы елгы чыгарылышы укучысы Миннебаев Рамил Рафик улы призына көрәш буенча районара ярышлар узды.
-
Шәхси затларның үзйөрешле машиналарына техник карау бара
Районның авыл җирлекләрендә шәхси затлардагы трактор һәм тагылма арбаларга техник карау бара.