Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Күркәм традицияләребезне күрсәттек

26 – 29 апрель көннәрендә Казанда Россия Федерациясе төбәкләрендә, якын һәм ерак чит илләрдә Сабантуй бәйрәмен оештыручылар һәм режиссерлар өчен семинар-практикум курслары үткәрелде.

Курсларда  катнашучылар алдында республикабызның югары уку йортларының әйдәп баручы галимнәре, Татарстан Республикасының һәм Россия Федерациясенең  танылган фән һәм мәдәният эшлеклеләре  Халыкара, Россия һәм республикабызның Көрәш федерациясе вәкилләре һәм башкалар чыгыш ясады.

28 апрель көнне әлеге курсларны тыңлаучылар Сабантуйны бәйрәм итүнең һәм чараны чын татар мохитендә  оештыруның традицияләре белән  танышу максатыннан   районыбызда булып киттеләр.  Биредә алар бәйрәм режиссурасы, мәйданчыклар эшчәнлеге, музыкаль бизәлешне тәэмин итү, гореф-гадәтләрне, йолаларны барлау, аш-су әзерләү һәм уеннарны оештыру  тәртипләре белән таныштылар. Моның өчен районыбызның мәдәният хезмәткәрләре, “Теләче” спорт мәктәбе, балаларга өстәмә белем бирү, “Олимп” яшьләр үзәге хезмәткәрләре һәм мәктәп укучылары көчләрен кызганмадылар.

“Батыр” спорт комплексында узган төп тамашада чарада катнашучыларны муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов сәламләде һәм кунакларга хуш килүләрен, милли бәйрәмебез - Сабантуй бәйрәмен үткәрү буенча күркәм һәм кабатланмас традицияләребез булуын әйтте.

Көн буе дәвам иткән семинар –практикумның чагылышын сез  түбәндәге фоторәсемнәрдә күрәсез. Бу хакта тулырак “Теләче” газетасының киләсе саныннан укый аласыз.

Фәнил Гаязов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X