29 июнь 2024 яңалыклары
-
Бәйрәм чарасы бара
Бүген Яшьләр көне уңаеннан Теләченең «Спортивный» паркында бәйрәм чарасы уза.
-
Янгын куркынычсызлыгы - балалар бакчасында бик мөһим мәсьәлә
Янгыннарны кисәтү һәм тормыш иминлеге культурасын тәрбияләү максатыннан өченче номерлы балалар бакчасында тематик янгын куркынычсызлыгы көне узды.
-
Татарстанда 126 797 кеше хезмәткә яраксыз гражданнарны карау буенча айлык компенсация түләвен рәсмиләштерде
126 797 татарстанлы 80 яшькә җиткән пенсионерларны, медицина күрсәткечләре буенча чит кешеләр ярдәменә мохтаҗ хезмәткә яраксыз гражданнарны, инвалид балаларны, шулай ук балачактан инвалидлыгы булган беренче төркем инвалидларны карау буенча ай саен бирелә торган компенсация түләвен рәсмиләштерде.
-
Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге пенсионерларны «Рәхмәт интернетка!- 2024» конкурсында катнашырга чакыра
Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге пенсионерлардан «Рәхмәт интернетка! -2024» 10нчы Бөтенроссия конкурсына эшләр кабул ителү хакында хәбәр итә.
-
Вакансияләр ярминкәсе узды
28 июнь көнне, “Киләчәк” яшьләр үзәгендә вакансияләр ярминкәсе булып үтте.
-
Татарстанда 2024 елда илкүләм проект буенча 29 сәламәтлек саклау объекты төзеләчәк
Татарстанда 2024 елда 29 сәламәтлек саклау объекты төзелеше һәм 105 медицина оешмасы бинасына капиталь ремонт планлаштырыла. Бу максатларга быел 2,12 млрд сум каралган. Бөтен эшләр «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты кысаларында башкарылачак.
-
Яшьләр көне белән!
Хөрмәтле кызлар һәм егетләр! Өлгергәнлек аттестаты ала- чак чыгарылыш сыйныф укучылары, студентлар, халык хуҗалыгы тармагында эшләүче яшьләр, спортчылар! Сезне Россия яшьләре көне белән ихлас котлыйбыз!