Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Янгын куркынычсызлыгы - балалар бакчасында бик мөһим мәсьәлә

Янгыннарны кисәтү һәм тормыш иминлеге культурасын тәрбияләү максатыннан өченче номерлы балалар бакчасында тематик янгын куркынычсызлыгы көне узды.

Балалар янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре белән таныштылар, шырпылар һәм башка тиз янучы әйберләр белән уеннар аркасында килеп чыга торган бәла-казалар сурәтләнгән иллюстрацияләрне карадылар. «Без-янгын сүндерүчеләр»сюжетлы — рольле уен уйнадылар. Ә зурлар төркем балалары белән ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең Саба һәм Теләче муниципаль районнары буенча районара күзәтчелек эшчәнлеге бүлегенең өлкән инспекторы, эчке хезмәт майоры Тимерханов Л.М.   янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында әңгәмә һәм фикер алыштылар, утның дус та, дошман да була ала торган ситуацияләрне карадылар. Алар шулай ук янгын сүндерү телефонын өйрәнделәр. Үткәрелгән чаралар балаларга янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен истә калдырырга ярдәм итәр һәм аларны сак һәм җаваплырак булырга өйрәтер дип өметләнәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев