29 сентябрь 2025 яңалыклары
-
«Тоннель» профилактик чарасы узачак
30 сентября в Тюлячинском районе будет проводится профилактическое мероприятие «Тоннель».
-
2 меңнән артык татарстанлы «Кадрлар» илкүләм проекты буенча укуга кереште
Мондый мөмкинлектән 50 яшьтән өлкәнрәк гражданнар актив файдалана.
-
Көзге кыр эшләре барышы белән таныштылар
Бүген, ягъни 29 сентябрь көнне, муниципаль район башлыгы Айрат Фатхуллин, район авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов белән берлектә авыл хуҗалыгы предприятеләрендә булып көзге кыр эшләренең барышы, терлекчелек комплексларында алып барылучы төзелеш эшләре белән танышты.
-
Котлыйбыз!
8 - 28 сентябрь көннәрендә Краснодар өлкәсе Сукко авылында урнашкан лагерьда узган Бөтенроссия Президент уеннарында, 84 эре шәһәр командалары арасында Теләче урта мәктәбе укучылары 11 нче урынны яулады.
-
Татарстанның бадминтон өметләре-3 тур» сайлап алу этабында катнаштылар
28 сентябрь көнне «Балаларны – сәламәтләндерү белем бирү(профильле) үзәге» бадминтончылары командасы «Татарстанның бадминтон өметләре-3 тур» сайлап алу этабында катнашты.
-
Ата-аналарга яңа туган сабыйга СНИЛС алу өчен Россия Социаль фондына мөрәҗәгать итәргә кирәкми – фондның Татарстан бүлеге аны автомат рәвештә билгели
2025 елда Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге яңа туган балалар өчен шәхси счетның иминият номерларын (СНИЛС) проактив режимда рәсмиләштерә башлады. Бу исә ата-аналарга балаларына СНИЛС алу өчен гариза бирергә кирәкми дигәнне аңлата.
-
Татарстан Социаль фонды бүлеге балалары булган 106 меңгә якын гаиләгә бердәм пособие билгеләде
2025нче елда төбәктә балалары булган 160 000 гаилә бала туу һәм тәрбияләүгә бәйле түләнә торган бердәм пособие алган. Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге бу максатларга якынча 15 млрд сум акча күчергән. Татарстанда балалы гаиләләр өчен бердәм пособие ата-аналарның (опекага алучыларның/ попечительләрнең) берсенә бирелә һәм аерым шартларны исәпкә алып билгеләнә. Гаиләдә бер кешегә айлык керем регионда җан башынТатарстанда балалы гаиләләр өчен а яшәү минимумыннан артмаган, шулай ук хисап чорында гаиләнең хезмәткә сәләтле һәр әгъзасының кереме хезмәткә түләүнең 4 минималь размерыннан ким булмаган гаиләләр түләү алу хокукына ия. Шул ук вакытта гаилә милке билгеләнгән критерийларга туры килергә, мөрәҗәгать итүче һәм пособие билгеләнә торган балалар Россия Федерациясендә даими яшәүче Россия Федерациясе гражданнары булырга тиеш. Пособие күләме гаилә кеременә бәйле һәм Татарстанда балага билгеләнгән яшәү минимумының 50%, 75% яки 100% тәшкил итә ала. 2025нче елда ул 14 621 сумга тигез. Шул рәвешле, түләү суммасы аена 7 310,5 сумнан 14 621 сумга кадәр тәшкил итәргә мөмкин. Бердәм пособие бер елга билгеләнә һәм гариза буенча озайтыла. «Социаль фонд пособиеләр билгеләү турындагы гаризаларны максималь оператив карауга омтыла. Карар барлык кирәкле мәгълүматлар һәм документлар кергән вакыттан алып 10 эш көне эчендә кабул ителә », - дип ассызыклады Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин. Әгәр сездә әлеге һәм башка мәсьәләләргә кагылышлы сораулар калса, сез һәрвакыт - 8 800 100 0001 телефон номеры буенча бердәм контакт-үзәккә шалтырата аласыз (дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр - 08:30 дан 17:30 га кадәр, җомга көнне - 08:30 дан 16:15 кадәр, тәнәфессез, шалтырату бушлай). Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге хезмәтләре турында барлык мәгълүматны СФР сайтында, ВКонтакте, Одноклассники һәм Телеграм социаль челтәрләрдәге рәсми аккаунтларда табарга мөмкин .
-
Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге төбәк халкын уяу булырга һәм мошенниклар хәйләләренә эләкмәскә өнди!
Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге халыкка билгесез кешеләрнең үзләрен фонд хезмәткәрләре дип таныштырып шалтырату очраклары артуы турында хәбәр итә. Мондый шалтыратып сөйләшүләр барышында җинаятьчеләр ялган юл белән гражданнарның шәхси мәгълүматларын алырга тырыша.