Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Көзге кыр эшләре барышы белән таныштылар

Бүген, ягъни 29 сентябрь көнне, муниципаль район башлыгы Айрат Фатхуллин, район авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов белән берлектә авыл хуҗалыгы предприятеләрендә булып көзге кыр эшләренең барышы, терлекчелек комплексларында алып барылучы төзелеш эшләре белән танышты.

Иң әүвәл ул, муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Хамидуллин һәм район авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов белән бергә,  җаваплылыгы чикләнгән “Август - Теләче” ширкәтенең төп базасында булып, ширкәт генераль директоры Алмаз Миңнехан улы Хәйруллинны туган көне белән котлады. Районыбыз җитәкчеләре аңа истәлек бүләге тапшырып,  эшендә уңышлар, саулык - сәламәтлек, көтелмәгән шатлык -куанычлар, гаилә бәхете теләделәр. Шунысын ассызыклап үтәргә кирәк, быел җаваплылыгы чикләнгән “Август - Теләче” ширкәте аның җитәкчелегендә  бөртеклеләрнең һәр гектарыннан 47,4 центнер уңыш җыеп, район хуҗалыклары арасында барган ярышта  абсолют лидер булды. Хәзер ширкәт базасында 2023 елда файдалануга тапшырылган ашлык чистарту, киптерү һәм саклау заводында симәнә әзерләү эшләре бара. Игенче - механизаторлар исә якын көннәрдә Питрәч районы биләмәсендә игелгән җитен, рапс кебек техник культураларны җыячаклар. Район биләмәсендә исә икмәге суктырып алынган җир мәйданнарында тырмалау эшләре алып барыла. 

 Хуҗалыклардагы төзелеш эшләренә килсәк, җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” ширкәтенең терлек азыгы базасында  силос, сенаж саклау өчен яңа бетон мәйданчык салына. Терлек азыгына быелгыдай муллык булганда  бу аеруча актуаль. Мәйданчыкның яртысы салынган инде. Шулай ук әлеге хуҗалыкта, Казаклар авылында урнашкан терлекчелек комплексында  280 баш савым сыерына исәпләнгән яңа торак төзү дә планлашырыла. Бүген хуҗалык җитәкчелеге  төзелеш объектын проектлаучы һәм төзелешне алып барачак оешмалар,  белән сөйләшүләр алып бара.

 Якын көннәрдә “Алан” акционерлык җәмгыятендә дә (Балыклы авылында!)   150 баш бозауга исәпләнгән яңа торак төзеләчәк. Биредә яшь бозаулар салкын ысул белән үстереләчәк. Бүген яңа торакның нигезен салу өчен җир казу эшләре алып барыла. Тент белән капланачак торакның металл каркаслары инде кайтарылган. Төзүчеләр яңа торакны ноябрь аенда файлалануга тапшырырга ниятли.

Бу көннәрдә районыбыз хуҗалыкларында кукуруз силосы салу бара.Ул быел районда 3532 гектар мәйданда игелгән. Район авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек идарәсеннән 29 сентябрьгә алынган мәгълүматларга караганда, әлеге мәйданның 1418 гектары җыеп алынган инде. Планга карата эш үтәлеше - 40%. “Чулпан” ширкәте кукуруз культурасын җыйнау эшен төгәлләде инде. Әлеге хуҗалыкта ул 250 гектар мәйданда игелгән иде. Алан”да бу күрсәткеч - 517 гектар тәшкил итә. Аланлылар шуның 80%ын җыеп алганнар инде. Кукуруз җыйнауда “Шәрәфиев Р.З.” шәхси предприятиесендә, “Әхмәтов Г.Ф.” крестьян - фермер - хуҗалыгында кичекмәстән эш темпын арттыру сорала. Табигать - Анабыз безне гел дә коры, җылы көннәр белән иркәләп тормас. Гәрчә, күпчелек хуҗалыкларда 1,5 - 2 елга җитәрлек азык муллыгы хөкем сөрсә дә. Мәсәлән, “Алан” акционерлык җәмгыятенең бүген 60 мең тонна сенаж-силосы бар. Аланлылар да, башкалар кебек, ел әйләнәсе әлеге муллыкны рациональ кулланып, мул сөт җитештереп, табыш алырга планлаштыра.

Фәнил Гаязов.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев