31 октябрь 2018 яңалыклары
-
Иртәгә Казанда бераз җылытачак
Татарстан башкаласында көндез температура 1-3 градус җылы булачак.
-
МИННЕГАЛИ САФИН ПРИЗЫНА яшүсмерләр арасында көрәш бәйгесе узды (Фотолар)
2018 елның 31 октябрендэ Баландыш төп мәктәбендә балалар яшүсмерләр спорт мәктәбе авыл хуҗалыгының атказанган механизаторы Миңнегали Сафин призына 2003 елда туган һәм аннан кечерәк яшьтәге балалар һәм яшүсмерләр арасында көрәш буенча Халыклар бердәмлеге көненә багышланган район беренчелеге үткәрде.
-
Ире Вәсилә Фәттахова истәлегенә китап чыгармакчы [фото-видео]
Татарстан һәм Башкортстанның атказанган артисты Вәсилә Фәттахованың вафатына тиздән 3 ел була… Исән булса, аңа быел 31 декабрьдә 40 яшь тулыр иде. Бу уңайдан җырчының тормыш иптәше Илгиз Габдерәкыйпов Вәсилә Фәттахова исемен мәңгеләштереп, сөеклесе истәлегенә китап чыгармакчы. Бу хакта аның инстаграм битеннән билгеле булды.
-
Чаллыда торак йорт подъездына граната ыргыткан ир-атны тоткарлаганнар
Ир-атка биш елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү һәм штраф яный.
-
Уфада куелган “Зөләйха күзләрен ача” драмасы “Алтын битлек” театр премиясе номинанты булды
"Алтын битлек" милли театр премиясе лауреатлары 27 мартта билгеле булачак.
-
"Белем җәүһәрләре – 2018"
29 нчы октябрь көнне Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында IX Дөньякүләм "Белем җәүһәрләре – 2018" интернет-проектлар бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы үткәрелде.
-
2018 елда пай җирләре өчен түләү суммасы билгеле
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкиле сүзләренчә, быел бер гектар пай җире өчен түләү 750 сумнан ким булмаска тиеш.
-
Алла Пугачева турында сериал төшерәләр
НТВ телеканалы Санкт-Петербургта Алла Пугачева турында сериал төшерә башлады, ул «Охота на певицу» дип атала. Бу фильм 70 нче елларда Алла Пугачеваны эзәрлекләп йөргән маньяк Анатолий Нагиев турында булачак. Пугачеваның яшь чагын 27 яшьлек актриса Анна Христич уйнаячак.
-
Рөстәм Нәбиев: Җиде көн комада булдым, ике клиник үлем, уналты операция кичердем, бот төбеннән ике аягымны кистеләр
Бүгенге кунагыбыз — безнең заман герое. Арттырып әйтү түгел, чыны шул. Башкортстанның Чакмагыш районы үзәгендә туып-үскән татар егете Рөстәм Нәбиев — армиягә үзе теләп, сау-сәламәт килеш китеп, аннан ярты гәүдә белән кайткан һәм ике кулы белән тормышка чытырдап ябышып, тырышлыгы, үҗәтлеге нәтиҗәсендә профессиональ спортчыга әверелгән, язмышын үзгәртә алуы белән бөтен илгә танылган шәхес.
-
РФ Мәгариф министрлыгы тарих фәне буенча мәҗбүри БДИ кертергә җыена
Моңа кадәр рус теле һәм математикадан булган бердәм дәүләт имтиханнары мәҗбүри иде. Россия Мәгариф министрлыгы 2022 елдан соң тарих фәне буенча мәҗбүри БДИ кертергә планлаштыра, дип яза ведомство башлыгы Ольга Васильевага сылтама белән ria.ru.
-
Айлар буе гастрольләрдә йөргән Салаватка авыр түгелме? Мин акча артыннан кумыйм, ди Венера Ганиева
Әлфия Авзалованың фестивале турында тискәре фикерләр күп булды. Гала-концертны, мәсәлән, халыкара “солянка”га әйләнде дип тә сөйләделәр. Бәйгенең жюри рәисе Венера Ганиева бу сүзләр белән килешмәде. Ул безгә акча артыннан кумавын, чын күңелдән иҗат, шәкертләрен укыту белән шөгыльләнүен сөйләде.
-
Элвин Грей зур уңайдан журналистларны җыя [видео]
Бер ай элек Төмәндәге концерты вакытында колакларына “акустик травма” булып хастаханәгә эләккән, Мәскәү һәм хәтта Германиядә дәваланган Элвин Грей Инстаграм аша үзенең сәхнәгә кайтуын һәм зур пресс-конференция үткәрүен белдерде.
-
Сүз белән генә 130 мең “эшләгән”
Алдакчылар көннән көн остара, шомара бара. Кешене алдап, төп башына утыртуның әлә нинди яңа ысулларын табып кына торалар. Шушы көннәрдә Казанда яшәүче бер хатын-кыз ике елга колония җирлегенә хөкем ителә. 27 яшьлек хәйләкәр хатын ике ел эчендә 20 кешене алдарга өлгерә.
-
Гранат иммунитетны ныгыта
Иммунитетны ныгытыр өчен иртән ач карынга бер кечкенә яки ярты зур гранат ашарга кирәк.
-
Открытие памятника Матери в Базарных Матаках
В бронзе архитекторы запечатлели женщину, которая обнимает одной рукой ребенка, а на ее руке сидит голубь, олицетворяющий символ мира.