Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Җәй дәвамында җыярга мөмкин булган биш үсемлек

Җәй дәвамында җыярга мөмкин булган биш үсемлек белән таныштырабыз сезне.

Безнең якларда үсә торган иң файдалы, җәй дәвамында җыярга мөмкин булган 5 үсемлек түбәндәгеләр:

Тузганак. Аны җәй дәвамында кулланырга була. Хәзер аның яфракларын салатка кушып ашарга, смузи ясап эчәргә мөмкин. Гадәттә, тузганак яфрагы бик әче. Шуңа да аны 1 литр суга (краннан алынган салкын су да ярый) 1 аш кашыгы тоз салынган катнашмада 1-2 сәгать тотарга киңәш ителә. Ул үт кудыру үзлегенә ия. Эчәклек эшчәнлеген рәткә китерә.

Сәрдә (сныть). Аны әле октябрь аена кадәр җыярга мөмкин. Ул аминокислоталарга, аксымга бай. Үсемлектән алынган аксымны организм җиңелрәк эшкәртә. 100 грамм сәрдә куллану бер кисәк ит ашаган кебек. Кычыткан анемиядән файдалы. Гемоглобинны күтәрә. Күпләр аны канны куерту үзлегенә ия дип кулланырга курка. Суны җитәрлек күләмдә эчсәң, куркыныч тромб авырулары булмаса, кычытканның зыяны юк. Аны салатка салырга, ризыкка кушарга була.

Мокрица. Ул калкансыман биз авыруы булганда, буыннар сызлаганда файдалы. Мокрицаны изеп, шул ботканы сызлаган буынга азык-төлек пеленкасы белән бәйләп куйсаң, авырту басыла. Тозларны чыгара. Аяк табанында шпоралар булганда яхшы булыша. Начар күрә башлаганда, табиб белән киңәшләшеп, 1-2 тамчы мокрица согын күзгә тамызу файдалы.

Бака яфрагы. Аны җыеп, иттарткычтан тарттырып, фарш рәвешенә китереп, туңдыргычта катырсаң, кышы буе файдаланырга мөмкин. Бака яфрагы яраларны төзәтү үзлегенә ия, ялкынсынуларны баса, ашказаны авырулары вакытында булыша, салкын тигәндә файдалы. Тамак шешкәндә бака яфрагы төнәтмәсе белән чайкарга киңәш ителә. Тире авырулары вакытында да кулланыла.

Алабута. Алабута халык медицинасында киң кулланыла. Ютәлдән булыша, алабутадан ясалган компресслар буын авыртулары, погадра, артрит вакытында файдалы. Бу үлән чәе тынычландыра. Ябыгырга ярдәм итә. Мин гел бакчада бәрәңге урынына алабута үстерегез дим. Аны бары тромбозлар булганда гына кулланырга ярамый. Авырлы чакта та киңәш ителми. Көмән төшү куркынычын арттыра.

 Үләннәрне ничек дөрес итеп җыярга?
Дару үләннәрен төш вакытына кадәр, иң яхшысы иртәнге чык төшеп узганнан соң, яңгырсыз коры көнне җыярга кирәк. Тамырларны бик иртә язда, йә көздә җыялар. Аны пычак йә көрәк белән казып алырга була. Чәчәкләрне аткан чакларында иң өстән 10-15 см. калдырып секатор йә кайчы белән кисәргә кирәк. Яфракларын чәчәк атканчы җыеп калырга киңәш ителә.

Җыйган үләнне ничек киптерергә һәм сакларга?
Кайбер үләннәрне иттарткычтан чыгартып туңдыргычта катырып куярга була. Киптерү өчен караңгы, җиләс урын сайлагыз. Кояш нурлары туры төшәрлек булмасын. Электр киптергечләр кулланганда температура 40 градустан артмасын. Үләннең файдалы элементлары югалырга мөмкин. Үлән тулысынча кибеп беткәч, кул белән уганда шыгырдап тора. Аннары ул үләнне пыяла банка, йә капчык, йә кәгазь пакетларда сакларга киңәш ителә. Шунысын да истә тоту мөһим: бер тапкыр үлән эчтем дә, файдасы булмады дип өметне өзәргә кирәкми. Дару үләннәрен традицион медицина белән парраллель куллану нәтиҗәле.

Үләннәрне кулланыр алдыннан табиб, белгеч белән киңәшләшергә кирәк. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев