Алма серкәсе буыннарны дәвалый, токсиннарны чыгара
Алма серкәсе — буыннар авыртуга каршы менә дигән дәвалау чарасы. Аны башка төрле дә кулланып була. Ул көчле антиоксидант буларак, организмны токсиннардан чистартырга ярдәм итә.
Буыннар авыртканда
Βaнна өчен. 1 стакан алма серкәсен 6 стакан суга салып, кулларны һәм аякларны шунда чылатып алырга. Әгәр сезне муен, җилкә тирәсендә авырулар борчый икән, ул вакытта авырткан урынга компресс куегыз.
Уыну өчен. 2 стакан алма серкәсенә 1 аш кашыгы зәйтүн мае салып, яхшы итеп болгатырга кирәк. Шуның белән авырткан урыннарны уыгыз. Даими куллансагыз, рәхәт җиңеллек тоярсыз.
Шифалы эчемлек
3 аш кашыгы алма серкәсен 300 г суда яки теләсә нинди җимеш согына кушып болгатырга кирәк. Шуны көненә 3 тапкыр, ашар алдыннан эчеп куегыз.
Тискәре йогынтысы булырга мөмкин. Кулланыр алдыннан табиб белән киңәшләшегез.
Чыганак: https://vatantat.ru/2022/05/82749/
Фото: интернеттан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев