АНАНАС БЕЛӘН ТАВЫК ТҮШЕ
1 тавык түше, консервланган ананас, сыр. Соус өчен: 2 аш кашыгы майонез, 2 тырнак сарымсак, борыч, тоз, тәмләткечләр.
Тавык түшен буйга икегә бүләргә. Кискәләп, тоз сибәргә һәм табада ике ягын да 3-4 әр минут кыздырырга. Соус әзерләү өчен, майонезга изелгән сарымсак, борыч, бер чеметем тоз өстәргә. Кыздырылган тавык түшенә соусны сыларга. Өстенә ананас куярга, угычтан уылган сыр сибәргә һәм 180 оС кызулыктагы духовкада 15-20 минут пешерергә.
Чыганак: https://vk.com/irekmaydani
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев