Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Авитаминоз булганда организм инфекцияләргә каршы тора алмый

Организм витаминнарга кытлык кичермәсен өчен ни эшләргә? Табиб-терапевт Ләйсән Фәткуллина белән шул хакта сөйләштек.

– Витамин җитмәү чорына аяк басабыз. Без бу халәт турында ниләр белеп торырга тиеш?

– Авитаминоз – теге яки бу витаминның организмда бөтенләй булмавы. Бүгенге шартларда бу хәл бөтенләй мөмкин түгел, билгеле. Шуңа күрә соңгы елларда «авитаминоз» дигән төшенчә бөтенләй кулланылмый диярлек. Организмга витаминнар җитмәү турында сөйләгәндә гиповитаминозны күздә тотабыз. Анысы организмда теге яки бу витаминның бик аз булуын аңлата. Гиповитаминозның билгеләре аермачык күзгә ташланмый, яшерен рәвештә уза. Билгеле бер төр витаминга кытлык кичергән кеше хәлсезлектән интегә, игътибарсызга әйләнә. Ул тиз арый, эшкә кулы ятмый, йокы режимы бозыла, тырнаклары сына, чәче коела. Андый чакта организм инфекцияләргә дә каршы тора алмый.

– Ә менә кайсы витамин җитмәгәнне нинди билгеләр буенча төгәл ачыклап буламы?

– Организмга кайсы витамин, минераллар җитмәгәнне тышкы билгеләр буенча гына ачыклап бетереп булмый. Алар бер-берсенә белән бик нык охшаш. Шулай да тәҗрибәмнән чыгып, шунысын төгәл әйтә алам: бүген күбебезнең организмына D, А, Е, С витаминнары, В төркеменә кергән витаминнар җитми. Безнең төбәктә яшәүчеләр йод, кальций, магний, цинк, тимер, селен кебек минераль матдәләргә дә кытлык кичерә. Алар барысы да табиб киңәше буенча гына кабул ителергә тиеш. Организмга конкрет кайсы витаминның җитмәгәнен күрсәтүче махсус биохимик анализлар бар. Шулай да витаминнарга кытлыкны комплекслы анализ ярдәмендә ачыклау хәерлерәк.

– Яшерен-батырын түгел:  без ел дәвамында витаминын да эчәбез, ризыгыбыз да гел төрләнеп тора. Шулай да организм барыбер витаминнарга кытлык кичерә. Бу ни сәбәпле килеп чыга икән?

–  Организмга теге яки бу витамин җитмәү иң беренче чиратта дөрес тукланмауга бәйле. Кеше даими стресслар кичереп, исерткеч эчемлекләр кулланып, тәмәке тартып, фастфуд кебек зыянлы, майлы ризыклар ашап, организмын ни дәрәҗәдә җимерүен күз алдына да китерми. Аннары: «Нигә шулай еш авырыйм икән?» – дип баш ватабыз.

– Организм витаминнарга кытлык кичермәсен өчен, нинди киңәшләрне истә тотарга кирәк?

– Әйткәнемчә, ашаган ризыгыбыз – иң төп витаминнар чыганагы. Шуңа күрә гиповитаминозны булдырмыйм дисәң, дөрес тукланырга кирәк. Әмма шунысын да истән чыгармагыз: ашказаны, эчәк авырулары булган кешеләр ризык ярдәмендә витамин туплый алмый. Андый чакта организм ризыктагы витаминнарны үзләштерергә сәләтсез була. Тагын шунысы да бар: витаминнар организмда запас булып җыелып ятмый. Алар безгә гел кирәк. Шуңа күрә организмыгызны витаминнар белән гел баетып торырга онытмагыз.

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/02/135802/
© Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев