Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Бакча җиләге белән пирог

Камыр өчен: 400 г он, 200 г атланмай, 1/3 чәй кашыгы тоз, 2 аш кашыгы шикәр комы, 6-8 аш кашыгы салкын су. Эчлек өчен: бакча җиләге (персик белән дә тәмле була), 1 әр аш кашыгы кукуруз крахмалы, шикәр комы кирәк булачак.

Онга тоз, шикәр комы, салкын атланмайны угычтан чыгарып салып, кул белән уып, валчык ясарга. Аз-азлап салкын су кушып, камыр ясарга. Пакетка салып, 40 минутка суыткычка куярга. Камырны җәяргә, өстенә крахмал сибәргә һәм туралган җиләкне тигезләп салырга. Өстенә шикәр комы сибәргә, кырыйларын бизәкләп бөгәргә һәм тугланган йомырка сарысы сыларга. 180 оС кызулыктагы духовкада 30-40 минут пешерергә.

Чыганак: https://vk.com/irekmaydani

Фото: https://www.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев