Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Бакчачы Резидә Һадиева КИҢӘШЛӘРЕ

Казанда яшәүче Резидә Һадиева якын арада бакчада эшләнергә тиешле эшләрне барлап, киңәшләре белән уртаклашты.

ҖИР ҖИЛӘГЕН ТӘРБИЯЛӘҮ

1нче өстәмә тукландыру

Яз көне кар беткәч, комплекслы ашлама микроэлементлар белән

2 нче  тукландыру

Чәчкәләр сабагы чыга башлагач

1 чиләк тирес яки тавык тизәгенә 10 литр су өстәп  ун көн әчетәләр.  Аннан су өстәп ( яңгыр суы яхшырак) тирес суын  алты тапкыр, кош тизәген 20 тапкыр сыегыйтайлар. 10литр  сыегайткан суга 2 стакан агач көле өстиләр.

3 нче тукландыру

Чәчәкләр ата башлагач

2нче тукландыру шикелле,  ләкин тиресне  8 тапкыр сыеклыйлар, кош тизәген 25 тапкыр.

4 нче тукландыру

Август уртасында (икенче ел өчен)

50 г суперфосфат, 2 стакан көлне 10 литр суда җебетергә кирәк.

Икенче  төрле ысул

1\3 чиләккә кайнар су салырга, шуңа 1 чәй кашыгы бор кислотасы, ярты чәй кашыгы марганцовка, 13-15 тамчы йод, 2-3 аш кашыгы нашатыр спирты өстәргә.

Һәр төпкә 300-400 мл сыекча сибәргә.

Марганцовка, бор кислотасы салган 10 литр суга 1 аш кашыгы мочевина, ярты стакан көл өстәргә мөмкин.

 

САРЫМСАКНЫ  ТӘРБИЯЛӘҮ

1 нче ашлама кертү

Яз көне, сарымсак тишелеп чыккач та.

60 грамм мочевина, 90-100 грамм суперфосфат, 50-60 грамм калий сульфаты

яки сыегайткан тирес әчеткесе (1:10 исәбеннән  тирес һәм су), кош тизәге әчеткесе (1:20 исәбеннән)

2нче ашлама кертү

25-30 көннән шул ук күләмдә, яки 200грамм көл  10 литр суга ( көлне  1 стакан кайнар су белән җебетәләр 1 көн),  аннан соң 10литр су өстиләр.

Стимуляторлар кулланырга мөмкин: эпин – 2 ампула 10 литр суга, яки   циркон –1 ампула 10 литр суга.

 

ТОМАТЛАРНЫ АШЛАУ

Беренче тапкыр үсентеләрне утыртканнан соң 2-3 атна узгач, икенчесе  чәчәк ата башлагач ашлыйбыз.

Помидор үскән чорда 4-5 тапкыр ашлама кертү кирәк.

10 литр суга 40 грамм суперфосфат, 10 грамм аммиак селитрасы салабыз.

Бальзам ясарга да мөмкин:

1 чиләк тирес, яки 2\3 чиләк кош тизәге, 4 чиләк вакланган кычыткан, 1\3 чиләк агач көле, 3 литр сөт сывороткасы, 2 килограмм прессланган чүпрәне 200 литрлы мичкәгә салалар, тулганчы су өстиләр һәм ул  ике атнадан әзер була.

1 төпкә 1 литр сыекча кирәк. Бөтен ашлауларны су сипкәч кенә уздырырга.

Башка культураларга да кулланырга мөмкин

Томатлар тизрәк өлгерсен өчен чәчәк атканда, бор кислотасы 5 грамм 10 литр суга яки йод 30-40 тамчы 10 литр суга сиптерергә кирәк.

Кыярларга тагын өстәп, 10 көн саен күбрәк уңыш алу өчен  1 литр сөткә 30 тамчы йод һәм 20г сабын салып сиптерәләр.

 

КАРА КАРЛЫГАННЫ МАЙ АЕНДА ТУКЛАНДЫРУ

10 литр суга 2 аш кашыгы калий монофосфоты салып болгатырга

Аны һәрбер төпкә 2 литр сибәргә. Уңышны да үстерә, авыруларга каршы торуны да көчәйтә.

Чыганак: https://vatantat.ru/2022/04/80332/

Фото: интернеттан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев