Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Баклажанлы салат ясыйбыз

Кирәк булачак: 2,5 кило помидор, уртача зурлыктагы 8 кишер, 3 баклажан, 6 татлы борыч, 200 г үсемлек мае, 1 әче борыч, 2 баш сарымсак, 200 г шикәр комы, 1 аш кашыгы (өеп) тоз.

Помидорны – иттарткычтан, кишерне – эре тишекле угычтан чыгарабыз. Баклажанны, татлы борычны – озынча итеп, әче борычны, сарымсакны ваклап турыйбыз. Помидорны зуррак кәстрүлгә салып, 15 минут кайнатабыз. Кишер, тоз, шикәр комы, май өстәп, тагын 15 минут кайнатып алабыз. Шуннан баклажан, татлы борыч, әче борычны салып, тагын 15 минут утта тотабыз. Ахырда сарымсак һәм 4 аш кашыгы аш серкәсе өстәп, 3–4 минут кайнатабыз. Парландырылган банкаларга тутырып, өстен тимер капкач белән борып ябабыз.

 

Чыганак: https://vatantat.ru/2023/08/120122/   Фото: https://www.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев