Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Бал сайлаганда исенә, төсенә һәм… күбегенә кара

Кышка бал хәстәрен күреп кую чоры. Әмма үзең яки туганың, дус-танышың умартачы булмаганда, чын балны табу бик җиңел эш түгел. Исеме еш кына җисеменә туры килмәскә мөмкин чөнки. Тикмәгә генә иң еш ялганлап җитештерелүче продуктлар унлыгына керми ул. Татлы ризыкны лаборатория шартларында тикшереп карау күпчелек очракта тискәре нәтиҗә бирә, дип шиккә сала белгечләр.

Балык Бистәсеннән умартачы Нияз Хәйретдинов та белгечләр сүзләрен хуплый. Аның сүзләренчә, хәзер, чыннан да, балны бик җиңел җитештерүчеләр күбәйгән. Иң гади ысулы – умарта кортларына шикәрле су ашату.  Мондый очракта продуктның өчтән бер өлеше генә балдан торачак. Калганы – шикәр. Сәламәт кешегә баллы суның зыяны булмас, әлбәттә, әмма файдасы да юк. Ә бит бал – файдалы матдәләр «келәте» булырга тиеш.

Татып карадым – берни аңламадым

Шикәр комы, су, крахмал, он… Намуссыз умартачылар балга әнә шуларны кушып сатарга да күп сорап тормый. Ә чын балның билгеләре нинди? Аны ничек ялганыннан аерырга?  Ярминкәгә килүчеләргә, гадәттә, тәмен татып карарга киңәш итәләр. Әмма таныш умартачыбыз әйтүенчә, болай гына берни дә белеп булмый. Балның тәме авызда 40 минутлап саклана, ә берничә сортның тәмен татыгач, барысы бергә кушылып, беренче тапкыр кабып каралганы иң тәмлесе булып тоела.

Шулай да, аның әйтүенчә, лабораториягә бармыйча, мөстәкыйль генә дә чын продуктны ялганыннан аерырга мөмкин. Кул чугының өске өлешенә бер тамчы бал тамызып, крем кебек сылагыз. Чын бал, әйбәт крем сыман, сеңеп бетәчәк. Иренмәсәгез, даруханәдән көмеш нитратлы карандаш (ляписный карандаш – тән тиресен дәвалау өчен кулланыла) алып, шуның ярдәмендә балга шикәр комы кушылганмы-юкмы икәнен белергә була. Суга бал салып, эремә ясагыз да бераз гына ляпис өстәгез. Савытта ак утырма пәйда булса, бал чын түгел дигән сүз.

Ясалма бал катмый, шикәрләнми. Шуңа күрә намуссыз җитештерүчеләр аңа он һәм крахмал өсти. Бер тамчы балга йод тамызыгыз: кирәкмәгән ингредиентлары булса, продукт шундук зәңгәрләнәчәк.

Исе дә исе!

Исенә дә игътибар итәргә кирәк. Ялган продуктның исе баллы суныкы яки бозлы кәнфитнекенә охшаш. Өсте ачык торган чын балның исе беленер-беленмәс кенә була. Ярминкәдә бал ачык савытларда сатылган очракта, сатучыдан аны кашык белән болгатып каравын сорагыз. Болгатканда, чын балның исе көчәя.

Нияз әфәнде әйтүенчә, табигый бал, шикәрләнгәнче, үтә күренмәле була. Банкадагы балның асты катып, өсте сыек килеш калса, бу «дөрес» бал түгел: тулаем шикәрләнергә тиеш ул. Ә инде балның яңа аертылганмы-түгелме икәнен өстендәге ак күбегенә карап белергә мөмкин. Яңа бал бераз гына күбекләнеп торса, узган елгы эретелгәненең күбеге зуррак, сабын күбегенә охшабрак тора һәм тәме дә әчкелтрәк була.

Гадәттә, без матур, сыек балга мөкиббән китәбез. Ә утырганын, шикәрләнгәнен читкәрәк этәбез. Ләкин сыйфатыннан шикләнүчеләргә нәкъ менә шундыен сатып алу хәерлерәк, ди тәҗрибәле умартачы.

Чыганак: https://vatantat.ru/2022/08/89753/

Фото: интернеттан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев