Балан булганда, дару кирәкми!
Бакчада балан булганда, дарулар бер читтә торсын! Аның составында аскорбин кислотасы һәм бик көчле антиоксидантлар бар.
Берәр чир белән озак кына чирләгәннән соң, тизрәк тернәкләнер өчен дә балан ярдәм итә ала, чөнки ул С витаминына бай.
Ул анда алмага, тозлаган кәбестәгә, хәтта цитруслыларга караганда да күбрәк. Моннан тыш балан каротин, К, Р витаминнары, цинк, натрий, марганец, кальций, молибден, кобальт, фосфор, никель, цирконий, титан, калий, магний кебек микроэлемент һәм минераллар, 13 төрле аминокислота, эфир майларына да бай. Кан ясалышы һәм яңарышы өчен бик мөһим булган тимер дә мул анда. Ангина, тонзиллит белән чирләгәндә, үпкә ялкынсынганда, бронхиттан интеккәндә, ютәл бетми йөдәткәндә балан чәе эчәргә киңәш ителә.
Йокысызлыктан. 25 грамм балан җимешен изеп, шуңа 600 мл кайнаган су салырга кирәк. Өч сәгать төнәткәч, сөзеп, шуны ашар алдыннан көненә 4 тапкыр 0,5 стакан күләмендә эчәргә кирәк.
Чәч коелудан. 20 грамм изелгән баланга 200 мл кайнаган су салып, дүрт сәгать төнәтергә крәк. Аны көненә 4 тапкыр 0,5 стакан күләмендә эчәргә киңәш ителә.
Бронхиаль астма вакытында. Бер аш кашыгы баланны изеп, шуңа бер стакан су салып, 1 аш кашыгы бал өстәп, сүрән утта 20 минут кайнатырга кирәк. Шуны яхшылап болгатып, сөзеп, әлеге шифалы даруны көн дәвамында ашап бетерергә кпирәк. Аны һәр ике сәгать саен 1 аш кашыгы күләмендә ашаудан да яхшысы юк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев