Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Баланы сөннәткә утыртуга бәйле 6 сорауга җавап

Бала дөньяга аваз салуга ата—анага өч төп бурыч йөкләнә. Ул да булса сабыйга хәерле исем кушу, гакыйка корбаны чалу һәм ир бала туган очракта, аны сөннәткә утырту. Бу гамәлне ничек дөрес итеп башкарырга? Сөннәткә утырту ничә яшьтә рөхсәт ителә? Сорауларга Балык Бистәсе районының Тәберде Чаллысы авылы мәчете имамы Раил хәзрәт Фәйзрахманов ачыклык кертте.

– Сөннәткә утырту мәҗбүриме, хәзрәт?

– Чынлап та, сөннәт ул – чисталык, пакьлек күрсәткече. Шуңа да динебез ир-атларны сөннәтләргә чакыра. Әбү Хәнәфи мәзхәбендә бу гамәл сөннәт гамәл санала. Ягъни мәҗбүри гамәлдән түгел. Әмма башка кайбер мәзхәбләргә күз салсак, аларда сөннәткә утырту гамәле мәҗбүри санала. Пәйгамбәребез (с.г.в.) бер хәдисендә: «Биш нәрсә – әүвәлге пәйгамбәрләрдән калган иске сөннәтләрдер: балага сөннәт кылу, яшерен урындагы һәм дә култык астындагы төкләрне китәрү, тырнакларны алу, мыекны кисү». Шуңа да ир баланы кечкенәдән сөннәтләсәк, бик хәерле булыр.

– Так санлы көннәрдә яисә 3, 7, 9 яшьтә генә сөннәткә утыртырга кирәк, диләр…

– Юк, сөннәткә утыртуның төгәл көннәре билгеләнмәгән. Ата-ана үзенә уңайлы вакытына карап эш итә.

– Ничә яшьтә дә сөннәткә утырту рөхсәтме? Әйтик, үсмерлеккә җиткәч, картайгач та ярыймы?

– Әйе, ничә яшьтә булса да, ярый. Әмма табиблар, сөннәтчеләр белән сөйләшүдән чыгып, шуны әйтергә була: никадәр иртәрәк булса, шулкадәр хәерлерәк. Хәтта бала туып, 7 көн үтүгә аны сөннәткә утыртучылар бар. Бала кечкенә булган саен яхшырак бит. Ул исендә дә калдырмый, яралары да тизрәк төзәлә.

– Кайбер ата—аналар баласын кызгана да бит әле…

– Билгеле, кызгана. Әмма бу бит, әйтүемчә, баланың сәламәтлеге өчен башкарыла. Жәлләп, без аңа зыян гына ясыйбыз. Бер мисал китерәм. Бер хирург белән сөйләшкән идек. Аңа 16 яшьлек ир баланы китергәннәр. Аның җенес әгъзасы үлекләгән булган. Сөннәткә утыртмыйча, бу үлектән дәвалау юк, дигән табиб. Хәтта хирурглар да шулай дип тора! Зыянлы, куркыныч нәрсә булса, Аллаһы Тәгалә сөннәтне үтәргә кушмас иде. Бер хирургтан да сөннәтнең зарарлы дигәнен ишеткәнем юк. Хәтта мөселман булмаганнары да файдасы хакында сөйли.

– Әгәр медицина ягыннан бу гамәл ир бала өчен куркыныч саналса, сөннәткә утыртмаска да ярый, димәк?

– Безнең мәзхәб буенча, әйе, бу мәҗбүри гамәл түгел. Димәк, гөнаһ булмый.

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/06/145200/
© Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев