Бәрхет чәчәге шифасы
Бәрхет чәчәгенең (бархатцы) караңгырак төстәге чәчәклесе файдалырак санала.
Чәчәкләрен җыеп, астагы орлык кәрзиненнән орлыгы белән бергә тартып чыгарып, банкага тыгызлап тутырасы да, алар күмелгәнче чистартылмаган үсемлек мае агызып, караңгы урынга куясы. Җиде көннән сыгып, маен суыткычка куярга кирәк була. Кич йокларга ятар алдыннан 1 чәй кашыгы кабарга була.
Катнашма ашказаны асты бизенә файдалы, панкреатитны дәвалый, күз күремен яхшырта, катаракта, глаукоманы кисәтергә булыша. Чәчәк таҗларын балга бутап, чәй эчкәндә кабарга була. Киптерелгән чәчәкләрне чәйгә салырга мөмкин.
("Ирек мәйданы" газетасы архивыннан).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев