Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Башым гына әйләнә димә: ул 80 төрле чирнең билгесе булырга мөмкин

Баш әйләнү – күпләргә яхшы таныш халәт. Бәхет-шатлыктан гына әйләнсә ярый да. Әмма еш кына баш әйләнү үзәккә үткән афәткә әверелә. Ул 80 төрле чирнең билгесе булырга мөмкин, дип кисәтә белгечләр. Баш әйләнүгә бармак аша карау нәрсәсе белән куркыныч? Аны алдан кисәтеп буламы? Табиб-терапевт, невролог Эльвина Халитова әлеге сорауларга ачыклык кертте.

– Эльвина Марсовна, белгечләрнең бер төркеме баш әйләнүне аерым бер чир дип, икенчеләре җитди авыруның бер билгесе дип атый. Сез кайсы  фикерне куәтлисез?

– Баш әйләнү – ниндидер җитди авыруның билгесе. Аның ике төре бар. Шуның беренчесе – системалы баш әйләнү. Бу очракта әйләнә-тирәдәге бар нәрсә әйләнә, йөргәндә, башны борганда баш әйләнү тагын да көчәя. Мондый төр баш әйләнү кисәк кенә кан басымы төшкәндә, кисәк торып басканда күзәтелә. Начар ишетү, колак шаулау рәвешендә узган меньера дигән колак авыруыннан интеккән кешеләр дә еш кына баш әйләнүдән зарлана. Системалы булмаган баш әйләнү вакытында кешенең күңеле болгана, күз аллары караңгылана. Мондый халәт, гадәттә, югары кан басымы, анемия, шикәр чиреннән интеккән кешеләрдә күзәтелә. Системалы баш әйләнүне терапевт, кардиолог, эндокринолог дәвалый. Даими  баш әйләнүдән интеккән кеше исә неврологка мөрәҗәгать итәргә тиеш.

– Баш әйләнүнең кайсы төре куркынычрак?

– Системалы баш әйләнү куркынычрак. Ник дигәндә, системалы булмаган баш әйләнү икенчел санала, ягъни ул ниндидер җитди авыруның бер билгесе генә булып тора. Әйтик, гипертония аркасында башы әйләнгән кеше кан басымын контрольдә тотса, баш әйләнүне дә булдырмый кала ала. Шикәр чире, анемия вакытында да шул ук хәл. Күрүебезчә, төп чирне дәвалаган очракта, баш әйләнүне дә кисәтергә мөмкин. Системалы баш әйләнү вакытында исә бу катлаулырак.

– Машинада барганда баш әйләнүдән зарланучылар да шактый.

– Әйе, бу – шулай ук еш таралган күренеш. Соңгы арада ул күбрәк яшьләр арасында очрый. Даруханәләрдә машинада барганда баш әйләнүне баса торган махсус дарулар сатыла. Кулга махсус беләзек тә тагарга мөмкин.

– Күпләр баш әйләнүгә тыныч кына ятып торсаң, үзеннән-үзе үтеп китә торган вакытлы күренеш итеп карый…

– Бу – зур хата. Баш әйләнү борчый башлауга ук кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Вакытында белгечкә күренеп, баш әйләнү белән узган бик күп кенә җитди чирләрне кисәтергә мөмкин. Мисал өчен, кан басымын контрольдә тотмыйча, баш әйләнүгә түзеп яшәү аркасында баш миендәге кан әйләнеше бозылырга мөмкин. Баш әйләнүдән интеккән шикәр чирле кеше комага китәргә мөмкин.

– Баш әйләнгәндә нәрсә эшләргә ярамый?

– Баш әйләнүдән дә авыр халәт юктыр ул. Авыртуны дару эчеп булса да басып торып  була. Теш сызлаганда кулың белән яңакны тотып торсаң да, хәлең бераз җиңеләйгән кебек була. Ә менә баш әйләнгәндә берни дә булышмый. Андый чакта һәр ым, хәрәкәт хәлне авырайта. Шуңа күрә баш әйләнгәндә ятып торырга кирәк. Кисәк тору, утыру, әйбер күтәрү дә тыела. Баш әйләнеп торганда рульгә утыру да хәтәр.

– Хәлне ничек җиңеләйтергә соң?

– Баш әйләнә башлауга ятарга кирәк. Тәрәзәне ачып куйсагыз да, яхшы булачак. Бүлмәгә саф һава керсен. Ятканда күзегезне бер ноктага төбәгез. Анда-санда карарга, башны борырга ярамый. Күзегезне бөтенләй йомсагыз да була. Ятып торырга мөмкинлегегез булмаса, маңгай тезгә тиярлек итеп бөгелеп утырырга кирәк. Болай эшләгәндә баш миенә кан яхшырак килә башлый. Бу исә кешенең хәлен сизелерлек яхшырта. Баш әйләнгәндә күкрәк тутырып суларга, тирән итеп сулыш алырга тырышыгыз.

– Баш әйләнүне кисәтү өчен нинди кагыйдәләрне истә тотарга кирәк?

– Баш әйләнү белән уза торган хроник авырулары булган кешеләргә даими рәвештә табибка күренеп, үз хәлен контрольдә тотарга кирәк. Әйтик, кан басымы югары булган кеше аны көнгә берничә тапкыр үлчәп, тикшереп, тиешле даруларны эчәргә тиеш. Шикәр чире, анемия вакытында да күрсәткечләр контрольдә булырга тиеш. Баш әйләнүне кисәтү өчен исерткеч эчемлекләрдән, тәмәкедән баш тартырга кирәк. Каһвә, тоз күләмен дә чикләү зарур. Спорт белән шөгыльләнү, дөрес туклану, йокы туйганчы йоклау да баш әйләнүне кисәтергә ярдәм итә.

Баш әйләнгәндә булыша

– 100 мл үсемлек маена 30 мл ылыслы эфир мае (пихта, нарат) һәм 10 мл эвкалипт мае кушып, яхшылап болгатыгыз. Аны капкачлы савытка салып, караңгы урында сакларга кирәкле. Баш әйләнгәндә 1–2 тамчы әлеге катнашманы чигәләргә сөртергә кирәк.

– 100әр грамм пион чәчәге тамыры, бөтнек яфрагы белән юкә чәчәген яхшылап болгатыгыз. Ике аш кашыгы катнашманы ике стакан суга салып кайнатырга да төнгә термоска салып калдырырга. Иртә белән шуны сөзеп, көн дәвамында эчәргә кирәк.

– Кайнар суда төнәтелгән имбир да баш әйләнүне кисәтергә ярдәм итә.

Чыганак: https://vatantat.ru/

Фото: интернеттан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев