Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

БӘРӘҢГЕ НИК ЧЕРИ?

Ел саен бәрәңгебез чери. Көзен алганда яхшы була, сакланганда коры черек барлыкка килә. Тышы кытыршы, эче пычкы чүбе кебек тузгып тора. Бер елны орлык бәрәңгесен алыштырдык. Файдасы булмады. Бу нинди авыру икән? Гөлфирә, Теләче.

Танылган бакчачы Франс ХӘЛИЛОВ:
— Бу — коры черек авыруы. Авыру чыганаклары туфракта 3-4 ел саклана һәм бәрәңгегә ябышкан балчык кисәкләре белән базга да керә. Коры череккә каршы көрәшү авыр. Моның өчен барлык киңәшләрне үтәргә кирәк. Чир тирес күп кертелгән туфракта тиз тарала. Бәрәңгенең зарарлануы (көрәк белән киселү, кабыгы тырналу, базга өстән саксыз ташлап салганда бәрелүе) да хәлне катлауландыра. Парша да бу чирнең бәрәңгегә керүенә юл ача.
Коры черек чиренә каршы көрәш чаралары шактый. Бәрәңгене чыгарып бетергәч, баз идәнен, стеналарын, түшәмен яхшылап себерергә һәм күкерт шашкасы яндырып йогышсызландырырга кирәк. Әгәр баз зур булса, ике шашка яндырыгыз. Иң куркынычсыз ысул — иске чиләк тоткасына озын бау бәйләп, шашканы шунда яндырып җибәрергә һәм чиләкне төшереп, баз авызын ныгытып ябып куярга.

Көзен, авыру бәрәңге белән эшләгәндә кулланылган эш коралларын (чиләк, капчык, көрәк) кер сабыны ярдәмендә яхшылап юарга кирәк. Базда киштә, такталар булса, чыгарып кояшта киптерегез, аннан 5 %лы бакыр купоросы эремәсе белән сөртегез, киптерегез.
Икенче киңәш: орлык бәрәңгесен алыштырырга һәм бәрәңгене кимендә дүрт ел башка урынга утыртырга кирәк. Яңа орлык бәрәңгесен 20-25 көн кояшта яшелләндереп утыртсагыз яхшы.

Көзен бәрәңгене салганнан соң, базда +2...+4 оС температура сакларга тырышыгыз. Шуннан югарырак температурада теләсә нинди авыру споралары уяна һәм үрчи башлый. Температураны контрольдә тоту өчен, урам термометрын бәрәңге өстенә куялар. Безнең баз сарайда, декабрь урталарында гына ныгытып ябабыз. Аңа хәтле баз өстендә, ялгыш егылып төшмәс өчен, өч такта гына ята. Декабрь уртасында гына базда температура +1 оСка кадәр төшә. Базда температураның кискен үзгәрешләренә юл куймаска кирәк.

Чыганак; https://vk.com/irekmaydani

Фото; интернеттан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев