Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Буын авыруларыннан тулысынча котылып буламы?

Замана чире. Табиблар буын авыруларын әнә шулай дип атый. Бүген җир шарында яшәүчеләрнең 30 проценты шушы авырулардан интегә. Соңгы арада буын авырулары яшәрә бара, дип чаң суга белгечләр. Аз хәрәкәтләнү, дөрес тукланмау нәтиҗәсе бу. Буын авырулары тагын ни сәбәпле пәйда була? Алардан тулысынча котылып буламы? Казан дәүләт медицина академиясенең госпиталь һәм хастаханә терапиясе кафедрасы доценты, медицина фәннәре кандидаты, терапевт, ревматолог Регина Ахунова буын авырулары турында иң еш ишетергә туры килгән фикерләргә ачыклык кертте.

  1. Буын авырту – өлкәннәр чире. Өлкәннәр генә түгел, яшьләр дә, хәтта балалар да буын авыртудан интегә ала. Аның сәбәпләре күп төрле булырга мөмкин. Шуңа күрә буыннар борчый башласа, иң элек табиб-ревматологка мөрәжәгать итәргә кирәк. Ник дигәндә, башлангыч чорда ук кичекмәстән дәвалау таләп ителгән буын авырулары бар. Вакытында чарасын күрмәсәң, алар инвалидлыкка китерергә мөмкин. Ревматологка күренергә мөмкинлек булмаса, терапевт яки педиатрга барырга кирәк.
  2. Буыннар һава торышы үзгәрү аркасында да борчый ала. Кайбер кешеләр, дөрестән дә, һава торышы үзгәргән көннәрдә буыннар сызлаудан зарлана. Бу атмосфера басымы түбәнәюгә бәйле. Вак кан тамырлары белән нерв күзәнәкләре моңа әнә шул рәвешле жавап кайтара.
  3. Буыннар тоз утырганга күрә сызлый. Буын авыртуның сәбәпләре төрле булырга мөмкин. Буыннар тоз утырганга сызлый дигән очрак «подагра» диагнозы куелган кешеләргә кагыла. Сидек кислотасы тозлары буынга жыелып авырта башлый.
  4. Буын авырулары нәселдән күчә. Нәселдән нәселгә күчә торган буын авырулары бар. Әйтик, ата-анасы, әби-бабасы ревматоид артрит белән авырган кешеләргә дә шундый куркыныч яный.
  5. Буын авыртудан тилмергән кешегә физик күнегүләр тыела. Бу очракта да иң элек буыннарның ни сәбәпле авыртуын ачыкларга кирәк. Хәрәкәт, физик күнегүләр, йөзү буыннарга файдага гына. Әмма буын авыруы баш калкыткан чорда физик күнегү, эшне киметергә кирәк. Әгәр инде авырткан урынның төсе, буынның формасы үзгәрсә, шикләнергә җирлек бар.
  6. Буыннар авыртканда баллы һәм ысланган ризыклар ашарга ярамый. Бар нәрсәне дә чама белән генә ашарга кирәк. Буыннары авырткан, бигрәк тә «подагра» диагнозы куелган кешеләр ит, балык шулпасы, кыздырылган, томалап пешерелгән, ысланган ризыклардан, соя, фасоль, борчак кебек кузаклылардан тыелырга тиеш. Бу очракта яшелчә ашына, куян, тавык ите, сөт һәм сөт ризыкларына өстенлек бирергә кирәк. Буын авыруының иң көчәйгән чорында ит һәм балыктан бөтенләй баш тарту хәерле.
  7. Гаджетлар буын авырулары китереп чыгара. Соңгы арада мондый чирләрнең артуына гаджетлар белән беррәттән, аз хәрәкәтләнүебез дә гаепле. Артык авырлык та буыннарга өстәмә басым ясый. Ул бигрәк тә оча, бот, тез буыннарын зарарлый. Артык авырлык артериаль гипертония, шикәр чиренә дә сәбәпче була ала.
  8. Буын авыруларын ахыргача дәвалап бетереп булмый. Буын авыруларын никадәр иртәрәк дәвалый башласаң, шулкадәр яхшырак. Диагноз вакытында куелса, чир азуны, буыннарның формасы үзгәрү, хәрәкәт чикләнүне булдырмый калырга мөмкин. Замана медицинасы авыруны туктатып кына калмыйча, аны тулысынча дәваларга да мөмкинлек бирә. Шуңа күрә чирне үзлегеңнән генә дәваларга ярамый. Буын авыруларын кисәтү өчен, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга, дөрес тукланырга, күп хәрәкәтләнергә кирәк.

Буын авыруларын кисәтү өчен берничә киңәш

  1. Аягүрә озак тору, аякларның берсен икенчесе өстенә куеп утыру зыянлы. Озак вакыт иелеп эшләү дә зарарлы.
  2. Биек үкчәле аяк киеменнән баш тарту, биек аркалы утыргычка утыру да – буыннарга бик зур ярдәм.
  3. Кайберәүләр, буыннарны язабыз дип, баскычтан җәяү менә, төшә. Бу шулай ук зыянлы.
  4. Утырып эшләгәндә аякларны селкетеп алу яки пластик шешәгә су тутырып, шуны тәгәрәтү дә файдалы.
  5. «Остеоартроз» диагнозы куелганда, махсус җайланма – ортезлар кулланырга, өченче таяну ноктасы булдырырга кирәк. Әйтик, уң як буын авыртса, сул кул белән таякка таяну шарт. Болай эшләү буыннарга көч килүне киметә.

Чыганак: https://vatantat.ru/2022/03/77247/

Фото: интернеттан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев