Быел яшелчәләрне кайчан утырту отышлы булачак?
Быел кайбер бакчачылар, җир дымлы чакта дип, яшелчәләрен март ахыры–апрель башында ук чәчәргә ашыкты. Инде бәрәңге утыртучылар да бар. Шул ук вакытта: «Җир өлгермәгән әле, кая ашыгырга?» – дип сабыр итүчеләр дә күп. Шулай да быелгы язда яшелчә, бәрәңгене кайчан утырту яхшырак? Белгечләрнең фикерен белештек.
Кишер, суган уңышын иң беренчеләрдән булып авыз итеп карыйсыгыз килсә, Буа районына киләсе ди. Монда Кишер Аксуы, Кыр Тәүгелдесе авылларында кишер, суганны инде утыртып та куйганнар.
– Мин үзем әлегә чәчмәдем, чөнки бакчабыз түбәнрәк урнашкан, шунлыктан юеш, пычраграк, – ди Кыр Тәүгелдесендә яшәүче Әлфия Гыймадова. – Ә менә безнең каршы яктагы урам күршеләренең кишер, суганнары күптәннән туфракка кереп урнашты инде. Кишерләре инде тишелеп килә. Бәрәңгенең иртә өлгерә торган сортларын да утырттылар. Кешенең бәрәңгесе өлгерә башлаганда алар инде яңа уңыш белән сыйланып туйган була. Әлфия ханым әйтүенчә, ашыгуның бервакытта да зыянга булганы юк.
– Безнең яклар – яшелчә белән көн итүче халык. Утырту, чәчү эшләренә элек-электән башкаларга караганда иртәрәк тотынабыз. Ә быел тагын да иртәләдек. Әйтик, бәрәңгене апрель ахыры–май башында утырта идек, быел якынча бер айга иртәләдек. Кар бик аз булды бит, көннәр дә җылы торды. Кара туфрак, уңдырышлы җирләр булгач, бер дә курыкмыйча утыртабыз. Җир дә тизрәк өлгерә, алайса озакка китсә, дымы да калмый. Ә кишер дым ярата ул. Әле ярый бу көннәрдә бик матур, җылы яңгырлар яуды. Утырткан яшелчәләргә әйбәт кенә булды ул. Күршедәге Кишер Аксуында кишерне безгә караганда да иртәрәк чәчәләр. Аңа карап, уңышсыз калган ел юк. Узган ел үзем дә бәрәңгене бик иртә утырттым. Башка авыллар утыртканда минекеләрнең чәчәк ату вакыты җиткән иде инде, – ди ул.
Биектау районының Әлдермеш авылында яшәүче Гөлнара Галимҗанова бакчасында да, теплицасында да эшләр күптәннән гөрли икән инде. – Бик оста бакчачы булмасам да, мәгълүматларны төрле чыганаклардан тупларга тырышам. Узган ел үзем дә һава торышындагы, табигатьтәге үзгәрешләрне дәфтәргә беркетеп куя башладым. Узган ел татлы борыч үсентеләрен 2 мартта утырткан булганмын икән, быел, яз бик иртә килә дигәч, 10 февральдә үк чәчтем. Бер ай аерма дигән сүз. Помидорларны да узган ел март ахырында утырткан булсам, быел 2 мартта ук чәчеп куйдым. Башка елларны үсентеләрне бары тик үзебезгә дип кенә әзерли идем, быел, кызыгып китеп, күбрәк тә утырттым. Кеше сөендерерлек үсентеләр булып, уңсыннар иде, дип телим. Яңгырлар явып узгач, табигать уянды, яшелләнде. Мондый һава торышы торганда, кәефләр тагын да күтәрелеп китте, – ди ул. Галимҗановлар гаиләсе түтәлгә кишер дә чәчеп куйган инде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев