Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Чебешне ничек сайларга?

Бер тәүлеклек чебиләрне сайлап алу җиңел түгел. Чеби тулысынча кипкән, йоны чиста булырга тиеш. Сәламәт чебинең тәпиләре һәм томшыгы ачык төстә, корсагы йомшак, кендеге төзәлгән, канатлары гәүдәсенә ятып тора, аякларына нык итеп баса.

Чебешләрнең аппетитын да тикшерү комачауламый. Алар җим салуга игътибар итәргә, һич югы аның белән кызыксынырга тиеш. Активлыгын тикшерү өчен, тартмага шакылдатып карарга була. Актив чебиләр шундук тавышка игътибар итә.

 

Чебиләрне катыргы тартмада алып кайту яхшырак. Аның төбенә йомшак чүпрәк җәегез. 30х30 сантиметр үлчәмле тартмага 25-35 чебеш сыя. Температура 27-30 градус булырга тиеш. Шуннан югарырак булганда, чебиләр кыза, түбәнрәк төшкәндә, өшергә мөмкиннәр.

 

Чыганак: Кызыл Таң

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев