Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Джинса сайлау серләре

Яз көне кием, өс-баш яңарту теләге көчәя. Шуны истә тотып, үзеңә килешле джинсы чалбар сайлау серләренә тукталып үтик. Чыннан да, алар дөреслеккә бик нык туры килә! Ышанмасагыз, үз киемегездә тикшереп карый аласыз.

  1. Кыеграк урнаштырылган кесәлесе, турысына караганда, арт санны зуррак күрсәтә.
  2. Арткы кесәләре арасына игътибар итегез: никадәр зуррак булса, ботлар шуның кадәр киңрәк күренә.
  3. Кесәләренең зурлыгын үлчәмегезгә карап сайлагыз: кечкенә кешене зур кесә бизәми. Зур гәүдәле кешегә исә, киресенчә, кечкенә кесә килешми.
  4. Чалбарның арткы ягындагы өстәп тегелгән кисәк «кокетка» дип атала. Аның җөе туры яисә V хәрефе рәвешендәрәк була. Кокеткасыз джинсылар да бар. Турысын түгел, ә нәкъ менә V рәвешлесен сайлап алу отышлы. Арт санны, ботларны ничектер җыебрак, матуррак күрсәтәчәк ул.

Чыганак: https://vatantat.ru/2023/05/111628/

Фото: https://www.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев