Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

“ЭЧ КИТКӘНДӘ, КОСКАНДА СУ КҮБРӘК ЭЧӘРГӘ КИРӘК”

Яшелчә, җиләк-җимеш өлгергән чакта, бигрәк тә эссе көннәрдә эчәк инфекциясе авырулары тарала. Эч китә, укшыта, күңел болгана. Халык телендә моны чират, кизү дип тә йөртәләр. Эчәк инфекциясе авыруларын кисәтү, дәвалау хакында Республика йогышлы авырулар хастаханәсенең 10 нчы бүлек мөдире, табиб-инфекционист Гөлнара ШӘРИФУЛЛИНА белән сөйләштек.

— Гөлнара Салиховна, хәзерге вакытта нинди эчәк инфекцияләре аеруча еш очрый?
— Гадәттә, җәй башында кеше күңел болгана башласа, “кыяр ашаган идем”, августта “карбыз ярамады” дип сәбәбен таба. Чынлыкта эчәк инфекцияләре сезонга гына карамый. Алар һәрчак бар. Кеше саклану чараларын үтәмәгәндә, алар организмга зыян салырга мөмкин. Иң еш очрый торган бактериаль эчәк инфекцияләре: ротавирус, сальмонеллез, ботулизм, энтеровирус, дизентерия. Соңгы елларда антибиотик кулланганнан соң эч китү очраклары артты.

— Бу инфекцияләр кешегә ничек иярә?
— Инфекция иярүнең төп сәбәбе — гигиена кагыйдәләрен үтәмәү: кулны юмау, яшелчә, җиләк-җимешне пычрак килеш ашау, су да сыйфатсыз булырга мөмкин. Чирне төрле бөҗәкләр, чебеннәр тарата. Авыру кеше белән элемтәгә керсәң, бер үк сөлге куллансаң да, вирус йогуы бар.

— Эчәк инфекциясе иярткән кешедә нинди билгеләр күзәтелә?
— Иң еш очрый торган билгеләр: эч китә, костыра. Тән температурасы күтәрелергә, ашказаны авыртырга, баш әйләнергә мөмкин. Кайбер кеше, күңел болгана, туңдыра, дип зарлана.

— Ничек ярдәм итәргә? Күпләр табибка мөрәҗәгать итәргә ашыкмый, йогышлы авырулар хастаханәсенә салырлар дип курка. Эч китү, косу үзеннән-үзе бетәргә мөмкинме?
— Вирусның организмны ни дәрәҗәдә зарарлавына бәйле рәвештә авыру катлаулы яки җиңел формада узарга мөмкин. Әгәр кеше сыйфатсыз ризык белән агуланган икән, коскач, хәле яхшыра. Гадәттә, икенче көнгә үк рәтләнә башлый. Әгәр уңай якка үзгәреш күзәтелмәсә, ашыгыч ярдәм хезмәте чакыртырга, табибка барырга кирәк. Косканда, диарея вакытында кеше сыеклыкны күп югалта. Шуңа да күбрәк чиста су эчәргә тырышыгыз. Эчәк инфекцияләре вакытында организмда җитәрлек сыеклык булу шарт.

— Активлаштырылган күмернең файдасы бармы? Нинди дарулар эчәргә?
— Гомумән, нинди генә дару булмасын, башта табиб белән киңәшләшергә кирәк. Чөнки кеше диагнозны үзе куя алмый. Рекламага ышанырга да киңәш итмәс идем. Еш кына “Лоперамид”ны мактыйлар. Аны кичектергесез вакытта, әйтик, “бөке”дә утырганда, юлга чыкканда эчәргә була. Ләкин ул организмда микробларны тоткарлый. Нәтиҗәдә авыру озакка сузылырга мөмкин. Активлаштырылган күмер, шулай ук “Смекта”, “Регидрон” эчәргә була.
Чыганак: https://vk.com/irekmaydani

Фото: интернеттан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев