Фикус гөле турында сөйлибез
Фикус Көнчыгыш халыкларында борын-борыннан изге агач саналган. Шуңа бәйләнешле нисбәттә “фикус гаиләгә бәхет һәм уңыш китерә” дип юраганнар.
Фикус чыгышы буенча тропик Азия һәм Африка якларыннан. Дөньяда аның бер мең төре билгеле.
Фикус махсус тәрбия таләп итүче нәзберек үсемлек түгел. Шунлыктан, аны өйдә үстерү артык мәшәкать тудырмый. Күп су таләп итми, кайвакыт аңа коры туф рак артык дымга караганда файдалырак та. Ә менә яктылыкны үз итә, шуңа күрә аны тәрәзә янына урнаштыралар. Яхшы үссен өчен даими 18-20 градус җылылык кирәк.
Башка гөлләр белән беррәттән, фикуска да тукландыручы матдәләр таләп ителә. Аны яздан көзгә чаклы, һәр ун көн саен гөлләр ашламасы белән тукландырып тору зарур. Фикусны үсә барган саен зуррак чүлмәккә күчереп утыртырга кирәк. Күчерүне язгы чорда башкару кулай. Фикус утыртасы туфрак катнашмалы (урман туфрагы, черемә, ком) булырга тиеш.
Фикусны ботак очындагы чыбыкчадан үрчетәләр. Чыбыкчаны көпшәк җирлектә яисә суда тамырландыралар. Ул ботаклар кискәләүне җиңел кичерә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев