Гөлләр тукландыруны ярата
Гөлләр, чәчәкләр перекись белән тукландыруны ярата.
1 л суга 1 аш кашыгы водород перекисе кушарга һәм ике атнага бер төпләренә сибәргә кирәк.
Тагын чүпрәле әчетке әзерләргә була. 1 л суга 1 аш кашыгы коры чүпрә, 1 аш кашыгы шикәр комы кушып кимендә 3 сәгать тотарга кирәк. Әчеткене кичтән ясап калдырсаң яхшы. Иртән 1 л суга ярты кружка чамасы әчетке кушып гөлләргә шулай ук ике атнага бер сибәргә. 1-2 тамчы йод өстәргә дә мөмкин.
Чыганак: https://vk.com/bakchada
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев