Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Гөмбә маринадлау

Бу рецепт белән баллы гөмбә (опята), гөреҗдәне (грузди) маринадларга була. Чистартылган, юылган гөмбәгә су салып, пешерергә куярга.

Кайнап чыкканда, өстеннән күбеген җыеп алырга. 20-30 минут пешерергә. Гөмбәне сөзеп, салкын суда чайкатырга һәм үлчәргә. 3 кг пешкән гөмбәгә 5-6 чынаяк су (күбрәк тә ярый), 3 аш кашыгы тутырып тоз салып, тагын 30 минут пешерергә. Сүндерер алдыннан укроп, тмин орлыгы, эрерәк турап, 5-6 тырнак сарымсак, 10 түгәрәк кара борыч, 3-4 лавр яфрагы, 1 чәркә (рюмка) 9 %лы аш серкәсе өстәп, 3 минут тирәсе кайнатырга. Стерильләштерелгән банкаларга суы белән бергә салырга һәм калай капкач белән ябарга. Банкаларны әйләндереп куярга, төрмичә генә суытырга. Капрон капкач белән дә ябарга мөмкин. Тозы артыграк һәм сулырак булса, капрон капкач белән дә әйбәт саклана. Тозлы булса, ашар алдыннан суын сөзеп, салкын су белән чайкатып, сарымсак, суганны вак кына турап, көнбагыш мае кушып ашарга була, тозы да нормальләшә.


Чыганак:https://vk.com/irekmaydani

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев