ӘГӘР ЭЧ КАТСА
250 шәр г караҗимеш, күрәгә, инҗирне яхшылап юарга һәм, кайнар су коеп, 1 сәгать тотарга.
Аннан җимешләрне иттарткычтан чыгарырга. Шуңа 250 г бал, 0,5 стакан эт шомырты (крушина) кайрысы (даруханәдә була) төнәтмәсе (1 стакан суга 1 аш кашыгы эт шомырты кайрысы салып, 10 минут төнәтергә) кушарга. Катнашманы йокларга ятар алдыннан 2 аш кашыгы кабарга, артыннан 0,5 стакан җылы су эчәргә кирәк.
Чыганак: https://vk.com/irekmaydani
Фото: интернеттан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев