Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Яшел борщ рецепты

Витамин җитешмәгән язгы чорда бәһасез ризык бу! Яшь кычытканнан тыш, кузгалак, сәрдә үләне (сныть), тукранбаш яфраклары өстәргә мөмкин. Яшеллекне никадәр күбрәк салсагыз, борщ та шуның кадәр тәмлерәк килеп чыга.

Кирәк булачак: 2 л тавык шулпасы, уртача зурлыктагы 2 кызыл чөгендер, 1 кишер, 1 башлы суган, уртача зурлыктагы 2 бәрәңге, 1 аш кашыгы томат пастасы, 1әр бәйләм кычыткан, кузгалак, сәрдә үләне, кыздыру өчен – үсемлек мае, табынга куйганда өстәп җибәрү өчен – каймак.

Бәрәңгене әрчеп, шакмаклап турыйбыз да кайнап торган шулпага салып, 10 минут пешерәбез. Шул арада башлы суганны, ваклап турап, үсемлек маенда кыздырып алабыз. Кишер, чөгендерне эре угыч аша чыгарабыз һәм, суган янына салып, барысын бергә кыздырабыз. Томат пастасы өстибез. Тоз, борыч сибеп, тагын 2–3 минут чамасы утта тотабыз. Кыздырылган яшелчәне шулпага салабыз.

Яшел үләннәрнең барысын да юып, турыйбыз яки кул белән өзгәлибез һәм кәстрүлгә салып җибәрәбез. Бер минуттан соң газ утын сүндерәбез.

Һәр тәлинкәгә яшел тәмләткечләр һәм каймак өстәп, табынга куябыз.

Чыганак: https://vatantat.ru/2023/05/111632/

Фото: https://www.freepik.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев