Яшел помидордан кышка салат
Юып әрчелгән барлык яшелчәләрне иттарткычтан чыгарыгыз. Шуңа үсемлек мае, томат соусы, тоз һәм шикәр комы кушып, 40 минут пешерегез.
Орлыгы әрчелгән баллы борычны ваклап турагыз да, әзерләнгән яшелчә катнашмасына кушып, яңадан 20 минут пешерегез. Кайнар боламыкны пешекләнгән банкаларга тутырып, тимер капкач ябыгыз.
Дүрт литрга: 2 кг яшел помидор, 0,5 кг баллы борыч, 1 кг кишер, 1 кг суган, 1 стакан үсемлек мае, ярты литр әче томат соусы, тоз һәм шикәр комы кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев