Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Яшелчәне ачык туфракка кайчан утырту һәм чәчү дөресрәк?

Язның иртә һәм җылы килүе бакчачыларны алданрак уятты. Суган, кишер ише яшелчә генә түгел, хәтта помидор үсентеләрен ачык һавага утыртучылар да бар инде. Ләкин май – тотрыксыз ай: җылы һаваны салкыны алыштыру гына түгел, кыраулар да төшәргә мөмкин әле. Шулай да яшелчәне ачык туфракка кайчан утырту һәм чәчү дөресрәк? Ә суны ничек сибәргә? Булачак уңышны кыраулардан, корткычлардан ничек сакларга?

Күпләрне кызыксындырган шундыйрак сорауларга җавапларны «Россельхозцентр» оешмасының Татарстандагы филиалы җитәкчесе урынбасары Гүзәл Хөсәеновадан белештек.

– Язның соңгы аенда чәчәсен чәчеп, утыртасын утыртып бетерү мөһим. Кәбестәнең соң өлгерешле сортларын да ачык туфракка утыртуны июньгә калдырмау  әйбәт. Помидор, кыярга, татлы борычка килсәк, аларын май урталарында утыртып,  пленка белән каплыйбыз. Ә инде бу эшләрне халык сынамышларына таянып башкарсак, бөтенләй дә оттырмаячакбыз.

* Кыярны ачык туфракка пленка астына кызыл миләш чәчәк аткач утыртырга мөмкин.  Шуннан соң туфракта көчле кыраулар булмаячак инде.

* Чалмабаш (пион) бөреләнгәч, ташкабак һәм кабак утыртырга.

* Нәркисләр чәчәк аткач, кәбестә утыртырга, иртә өлгерә торган торма, борчак  чәчәргә.

* Кәстәнә (каштан) чәчәк аткач, редисның җәйге сортларын, торма, ногыт борчагы чәчәргә.

* Сирень чәчәк аткач, иртә өлгерешле кыярны пленка астына утыртырга, яшел салат чәчәргә була.

Шуны истә тотыгыз: май аенда үсентеләр әле бик нәзберек булганлыктан, аларга вакытында су сибеп торырга (2–3 көнгә бер тапкыр), тукландырырга кирәк. Бигрәк тә теплицадагы үсентеләрне онытмаска.

Газон үстерсәгез, май аенда аны инде кыркый башларга вакыт. Җир юеш булганда, таптамаска тырышыгыз. Юкса «пеләш»ләнә  башлаячак. Кыркыганда, чүп үләннәрне йолкып ташларга иренмәгез.

 

Кырау һәм корткыч

Җимеш агачлары чәчәк аткан чорда төнге кыраулардан сак булыгыз. Юкса суыктан өшегән чәчәкләре җимеш бирмәячәк. Моның өчен төтен шашкалары яки кечкенә генә мангал-мич (саклык белән генә төн буе яндырып чыгарга кирәк) кулланыла.

Агачлар чәчәккә бөреләнүгә, корткычларга каршы көрәшә башлыйбыз. Агач- куакларны үлән бете, талпан ише корткычлардан саклау өчен, 20 литр суга 60 грамм карбофос, 80 грамм бакыр хлорокисе һәм 40 грамм хлорофос салып болгатабыз. Эремәне агач ябалдашларына, куакларга бөркибез. Бөҗәкләр болай да бетмәсә, чәчәк атар алдыннан, бу эшне тагын кабатларга кирәк.

Бакчадагы барлык карлыган һәм крыжовник куакларын яхшылап карап чыгабыз. Чәчәк атканда һәм җимеш яралганда, аларга кырмыскалар бик нык ияләшергә мөмкин. Бөҗәкләрдән котылу өчен, тукыма кисәген керосинда чылатып, куак төбенә куеп калдырырга кирәк. Керосинны туфракка сибәргә ярамый, юкса үсемлеккә зыян килергә мөмкин.

Тукландыру

Сүз уңаеннан, бакчаның төп яме – гортензияләргә дә тукталып үтик. Май аенда чәчәкләрне тукландыру өчен, яшь кычытканнан файдаланырга мөмкин. Аны ваклап, савытка (яртылаш) тутырабыз. Шуннан, капкач белән каплап, җылы урынга куябыз. Бер атна дәвамында, әледән-әле болгатып, әчетәбез. Әзер эремәгә 1:10 нисбәтендә су өстәп, чәчәкләргә сибәбез.

Кыяр үсентеләренә килсәк, түтәлдә тернәкләнеп китүгә, авырулардан саклау өчен, болай эшләргә мөмкин. 8 литр суга 500 мл сөт, 0,5 чәй кашыгы йод һәм 15 г кер сабыны (барысын бергә яхшылап болгатабыз, сабын тулысынча эреп бетәргә тиеш) салып, эремә ясыйбыз. Үсентеләргә шуны аена ике тапкыр бөркибез. Болай эшләгәндә, кыяр, авыруларга бирешмичә, бик яхшы үсә.

Кыскасы, бакчабыз мул уңыш белән куандырсын өчен, үсемлекләрне бер генә көн дә күздән яздырмыйча үстерергә кирәк.

Чыганак:https://vatantat.ru/2023/05/111583/

Фото: https://www.freepik.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев