Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Июль ахырында бакча эшләре

Бу вакытта редис, дайкон, кыяр, кукуруз, шулай ук төче борыч, спаржа фасоле, иртә кәбестә утыртырга мөмкин. Ә шпинат, суган, кресс-салат, руккола һәм башка салат яшелчәләре өстәлдә һәрвакыт витаминнар булсын өчен ике атна саен утыртыла.

 Июль – кишер чәчү өчен оптималь вакыт. Тамыр җимеше ярылмый һәм кыш буе үзендә витаминнар саклый. Кишер көзге салкыннардан курыкмый, шуңа күрә ул кышны бик яхшы кичерәчәк.

•  Көзен кыяр уңышы алу өчен, үсентеләрне стаканнарга утыртып, теплицага куярга киңәш ителә. Бу уңыш алу вакытын озайтырга һәм көзгә кадәр яңа кыярдан ләззәтләнергә мөмкинлек бирәчәк.

•  Ташкабак, патиссонның сабаклары котырып үссә, төп сабакның – очын, яфраклары куе булса, берничәсен өзәргә кирәк. Һава йөрмәгәнлектән, ташкабак чери башларга мөмкин.

•  Җиләк-җимеш агачларында коры яфраклар һәм ботаклар күренә башласа, аларны кисегез яисә өзегез.

•  Яңа уңышка нигез салу алдыннан саклау урыннарында (базларда, келәтләрдә) дезинфекция һәм җыештыру эшләре үткәрегез.

•  Суганны кайчан алырга дигәндә, аның сабаклары саргая, кибә һәм түтәлгә ята башлый. Гадәттә, суганны июль ахырыннан алып августның уртасына кадәр алалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев