КӘҖӘ СӨТЕ ВИТАМИННАРГА БАЙ
Кәҗә сөтендә кеше организмы өчен кирәкле 40 ка якын биологик компонент бар. Ул А, С, В1, В2, В6, В12 витаминнарына бай.
Кәҗә сөте ашказаны-эчәк тракты эшчәнлеген, матдәләр алмашын, кан әйләнешен яхшырта, иммунитетны ныгыта, яман шештән саклый, ир-атларның җенси сәламәтлеге өчен файдалы. Кәҗә сөтендә калий күп, шуңа ул йөрәк-кан тамырлары системасына ярдәм итә. Йөкле һәм бала имезүче хатын-кызларга файдалы. Кәҗә сөтендәге тимер, сыер сөтендәгегә караганда, яхшырак үзләштерелә. Ул бавыр авыруларыннан булыша.
Инфекцияле авырулар (энцефалит, бруцеллез) йоктырудан саклану өчен, кәҗә сөтен кайнатып эчәргә кирәк.
Чыганак: https://vk.com/irekmaydani
Фото: интернеттан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев