Кайчан һәм нинди гөмбә җыярга
Гөмбә җыйганда нәрсәгә игътибар итәргә кирәк
«Тыныч ау» өчен иң кулай вакыт
Һава торышына карамастан, гөмбә җыярга иртәдән үк чыгу хәерле. Урманга иртәрәк килсәгез, башка гөмбәчеләр белән бүлешергә туры килмәс, уңышыгыз бай булыр.
Эшләпәләре чык тамчыларыннан ялтыраганда гөмбә ерактан ук күренеп, «өзеп ал мине!» дип чакырып торачак. Шуның өстевенә, кояш нурлары астында кызмаган гөмбә озаграк саклана да әле.
Гөмбәне оста гөмбәчеләр апрельдән октябрь ахырына кадәр җыя. Күпчелек — җәй азагында бу эшкә керешә. Июльдә ак гөмбәләр чыга, август ахырыннан баллы гөмбә, гөреҗдә, җирән гөмбә, куык гөмбәсе (икенче исеме — саңгырау гөмбә) баш калкыта.
Талымсыз әтәч гөмбәсе яңгырга да, корылыкка да бирешми, -3 градуска кадәр кырауга чыдый. Моннан тыш, майлы гөмбә белән каен гөмбәсен дә ноябрь салкыннарына кадәр очратырга була.
Гөмбә җыйгандагы алтын кагыйдәләр
• Белмәгән, танымаган гөмбәне алмаска.
• Татарстанда 1 меңнән артык гөмбә төре очрый. Тәҗрибәгез булмаса, һәрвакыт тәҗрибәле юлдаш ияртегез.
• Гөмбә җыя башлаганда иң еш очрый торган өч гөмбәне аерырга өйрәнегез: ак, каен, усак гөмбәсе — башта шуларны гына җыеп карагыз.
• «Дошманны» танып белергә кирәк. Агулы гөмбәләрнең төп билгеләре: эшләпәсендә ябышкак кунык була, тәмсез исле, кискән урынында төсе үзгәрә, төбе аска таба юаная, төбендәге юанаеп киткән, күкәйсыман формада урыны була, сабында боҗра-якасы була.
• Урманда интернетка керү мөмкинлеге булса, гөмбәне шунда ук сурәткә төшереп, тәҗрибәле гөмбәчеләргә күрсәтергә мөмкин — мәсәлән, «Гөмбәләр — минем хобби» дигән төркемдә. Шулай ук смартфоннардагы махсус программалар белән дә «танырга» була.
• Үзегез таныган ашарга яраклы гөмбәләрне танымаган, шикле гөмбәләр белән бергә салмагыз.
• Шикләнгән гөмбәләрне һәм үзегез танып җыйган гөмбәләрне бер үк пычак белән кисмәгез.
• Кортлаган гөмбәләрне җыймагыз. Чебен личинкалары һәм курчак метаболитлары гөмбәне агулап, кешегә зарар китерә ала.
• Гөмбәне ашарга әзерләгәндә берничә гөмбәне аерып калдыру кирәк. Алла сакласын, әмма алай-болай агулану очрагы булса, табиблар нинди гөмбә ашап агуланганны, нинди зыян килергә мөмкин икәнлеген белеп торачак. Тиз арада дөрес итеп медицина ярдәме күрсәтергә, нык агуланганда гомерне саклап калырга мөмкинлек бирәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев