Кара карлыганнан кайнатма
2 стакан суга 8 стакан шикәр комын әз-әзләп салып җебетәсең. Чистарткан, юган 8 стакан карлыганны шушы сироп өстенә салып, кайнап чыкканнан соң 15 минут кайнатып сүндерәсең.
Яңадан 8 стакан шикәр комын шуның өстенә салып, эреп беткәнче болгатасың.
Тәмле вареньены юылган, коры банкаларга кайнар килеш тутырып куясың.
Чыганак: https://vatantat.ru/2023/07/116859/
Фото: https://www.freepik.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев