Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

КАРЛЫГАН НИК КЫЗАРА?

Франс ХӘЛИЛОВ, Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты: Бу — авыру түгел, сезнең карлыганны гөбләләр зарарлый.

Яфракларның аскы ягын җентекләп тикшерегез, анда үтә күренмәле, яшькелт 0,5-1 мм гына зурлыктагы карлыган гөбләләрен күрерсез. Чия, баланда гөблә кара төстә була, шуңа яхшырак күренә. Яфрак гөбләсе яфракның аскы ягына җыела һәм согын суыра. Корткычлар зарарлаган яфраклар кабара, кытыршылана, кызгылт яки саргылт кызыл төскә керә. Гөблә бик тиз үрчи, җәйнең беренче яртысына кадәр үк 5-6 буын чыгарып өлгерә. Гөблә личинкалары язын бүрткән бөреләрдән чыга һәм яшь яфраклар, яшел сабакларны зарарлый. Сабак кәкрәя, яфраклар бөтерелә.
Гөбләне бер куактан икенчесенә кара кырмыскалар тарата. Алар гөбләләрне махсус ташый, аларны “көтә” һәм гөбләләр бүлеп чыгарган баллы сок белән туклана. Кырмыскалар кислота бүлеп чыгарып, камкаларны да куа. Карлыган куакларында йөгерешкән кырмыскаларны күрәсез икән, әле зарарлану билгеләре булмаса да, чарасын күрә башларга кирәк.

Бакчада кара кырмыскаларны күрүгә, юк итәргә керешәм: ояларын көрәк белән казып ташлап, кайнар су сибәм. Моны бөҗәкләр бөтенләй беткәнче берничә тапкыр эшләргә кирәк. Аларның колониясе бакча культураларына якын булса, кайнар су сибеп булмый, ул чакта корткычларга каршы химикатлар сиптерергә мөмкин. Моның өчен колорад коңгызын юк итү өчен кулланыла торган агулар: “Децис”, “Карате” һәм башка химикатлар файдаланырга була. Бу — бик нәтиҗәле чара.
Гөбләгә каршы тузганак, меңьяфрак, ат кузгалагы, бәрхет чәчәк, бәрәңге яки томат сабагы төнәтмәләре нәтиҗәле. Эшкәртүне корткычларның беренче билгеләрен сизү белән башларга кирәк. Төнәтмәне җилсез кичне гөбләле урыннар яхшы юешләнерлек итеп сибәләр. Төнгә куакка полиэтилен пленка каплап калдырсагыз, тагын да яхшырак. Зарурлык булса, бу төнәтмәләрне 7-15 көн аралык белән җәйгә 3-4 тапкыр сибәргә кирәк. Төнәтмәләрне чәчәк атканда сиптерергә ярамый, соңгы эшкәртү уңышны җыярга кимендә 5 көн кала уздырылырга тиеш.
Вакытында чарасын күрмәсәгез, гөбләләр нык үрчесә, куакларны агулы химикатлар белән эшкәртергә туры килә. Гөбләгә каршы “Искра”, “Конфидор”, “Инта-Вир”, “Децис”, “Карбофос” һәм башка препаратлар ярдәм итә. Химик эшкәртүләрне уңышны җыярга 20-25 көн кала туктатырга кирәк.

Чыганак: https://vk.com/irekmaydani?w=wall-59550939_14477%2Fall

Фото: интернеттан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев