КӘБЕСТӘ ЯРЫЛМАСЫН өчен
Авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты, атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Франс ХӘЛИЛОВ:
— Яңгырлар күп булганда, көзгә таба урта һәм соң өлгерешле кәбестә кайчак ярыла башлый. Моны кисәтү өчен бик гади ысул кулланам. Ярыла башлавын сизү белән кәбестәне 180 градуска (яртылаш борылыш) борам. Болай эшләгәндә, үсемлекнең кайбер тамырлары өзелә, нәтиҗәдә аңа дым килү кими һәм кәбестә ярылмый.
Чыганак: https://vk.com/irekmaydani
Фото: интернеттан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев