Коелган чәч белән киселгән тырнакны нишләтергә?
Сорауга «Казан нуры» мәчете имам-хатыйбы Алмаз хәзрәт Мөхлисов җавап бирде.
– Үлгәч, адәм баласына Аллаһы Тәгалә каршында һәрбер нәрсә өчен җавап бирергә туры киләчәк. Шул исәптән киселгән тырнак, тузгыган чәчебез өчен дә соралачак. Аларны күмеп куюдан да яхшысы юк. Ул теләсә кайда аунап йөрергә тиеш түгел. Күпфатирлы йортта яшәүчеләр исә киселгән тырнак, коелган чәчләрне унитазга салып, агызып җибәрсә дә була. Чөнки «сихер» дигән әйбер бар. Әгәр чәч-тырнакларыбыз теләсә кайда аунап ятса, начар кешеләргә эләгеп, бозык та ясаулары бар. Чисталык ягыннан да шулай киңәш ителә ул. Тырнак, чәч аунап ятса, ул ризыкка эләгергә дә мөмкин. Мөселман кеше чиста, пакь булырга тиеш. Шуңа күрә киселгән тырнак, коелган чәчләрне җыеп, урнаштырып барырга тиешбез.
Чыганак: https://vatantat.ru/2023/10/125014/
© Ватаным Татарстан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев