Колак шаулауга җиңел карарга ярамый
Җир йөзендә яшәүче һәр өч кешенең берсе колак шаулаудан интегә. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы белгечләре шулай дип чаң суга. Шаулавы бер бәла булса, аның җитди чир башлангычы булуы икеләтә куркыныч, ди белгечләр. Колак шаулаудан ничек котылырга? Аны булдырмый калырга мөмкинме? Лор-табиб Алсу Сабирова колак шаулау турында сөйләде.
— Колак шаулаганда, кешегә гүләгән, чыелдаган, сызгырган тавышлар да ишетелергә мөмкин. Ул тавыш су агышын, йөрәк тибешен дә хәтерләтә ала. Тынлыкта ул көчәя генә бара.
— Колак шаулаудан котылу өчен, иң элек аның ни сәбәпле пәйда булуын ачыкларга кирәк. Эшне колак шаулауга китергән чирне дәвалаудан башлыйбыз. Әйтик, әгәр колак умыртка баганасының муен өлешендәге проблема аркасында шаулый икән, физик күнегүләр ясау, массаж, бассейн да ярдәм итәчәк. Колак шаулаудан интеккән кеше күңел төшенкелегенә дә бирелергә мөмкин. Андый чакта күпләр антидепрессантлар эчә башлый. Шуңа күрә колак шаулауга җиңел карарга ярамый, вакытында дәваларга кирәк.
— Колак шаулаудан интегү колакчыннар ярдәмендә акыртып музыка тыңлаган кешеләр арасында да еш очрый. Моннан тыш шул рәвешле чукраклану куркынычы да зур. Башка киеп куела торган зур колакчыннар күпкә куркынычрак санала. Ник дигәндә, аларда тыгыз вакуум пәйда булмый, чит тавышлар да керә. Шуңа күрә кеше, яхшырак ишетү өчен, музыка тавышын тагын да катырак ача. Бу исә – колак өчен зур зыян.
— Эчке колак күзәнәкләре, ишетү нервы үлә башласа, кеше акрынлап чукраклана. Моңа кан әйләнеше бозылу, атмосфера басымы кисәк үзгәрү аркасында алынган җәрәхәтләр, йогышлы авырулар да сәбәпче булырга мөмкин. Әгәр кеше нәрсә әйтүеңне кат-кат сорый, артык каты кычкырып сөйләшә башлый, телевизор караганда тавышын чамадан тыш көчәйтә икән – шикләнергә җирлек бар. Болар – чукраклануның беренче билгеләре. Колак кайчан шаулый?
— Югары кан басымы. Колаклар шаулавы еш күзәтелә. Хәтта моны гадәти хәл дияргә дә була. Шул ук вакытта кешенең башы сулкылдап авыртырга, күз аллары караңгыланырга да мөмкин.
— Шешләр. Әгәр колак шаулау әкренләп арта барса, баш миендә яисә ишетү органнарында шеш булырга мөмкин. Андый чакта кешенең күңеле болгана, колагына төрле тавышлар ишетелә, күзләренең күрү сәләте кими, хәрәкәт иткәндә тигезлек тә югала.
— Азканлылык. Колак шаулауга китергән иң еш сәбәпләрнең берсе – тимер җитешмәү аркасында пәйда булган азканлылык. Шул сәбәпле кеше тиз арый, каты тирли, йөзе агара, һава җитмәү, күз аллары караңгылану кебек билгеләр дә күзәтелә.
— Колак юлы томалану. Колакка су керсә яки колак сагызы тупланса, кеше диңгез ярына бәрелгән дулкыннар тавышын ишетеп тора. Колак юлын чистарткач, колак шаулавы да басыла.
— Эчке колактагы тайпылышлар. Колак ялкынсынганда һәм эчке колакка сөяк үскәндә, колакларда куыклар шартлаган, шарт-шорт килгән, шыгырдаган тавышлар ишетелә.
Чыганак: https://vatantat.ru/2023/10/124626/
Фото: https://www.freepik.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев