Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Колорадо коңгызына каршы

Колорадо коңгызы ылыс исен яратмый икән. Бәрәңге арасына ылыслы агач ботаклары салып, ылыс сибеп чыгарга була.

Ылыслы агачтан калган пычкы чүбен бәрәңге араларына салырга. Аны ике атна саен яңартып тору хәерле. Колорадо коңгызы әрем һәм агач көле төнәтмәсеннән дә курка икән. Рецепты гади – әрем ботакларына бер стакан агач көле салып, кайнар суда алты сәгать төнәтергә кирәк. Шуны сөзеп, 1 өлеш төнәтмәгә 10 өлеш су өстәргә. Эремә бәрәңге яфракларына ябышсын өчен, бераз сыек сабын өстәргә була. Мондый эремә белән коры көнне эшкәртергә кирәк.

Фото: https://www.freepik.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев