КОРТ ясау ысулы
Калын төпле савыт алырга кирәк. Сөт төпкә утырмасын, көймәсен өчен, савытны үсемлек мае салып кыздырып алам. Бераз суынгач, шуңа 3-4 л сөт салам, ул кайнап чыгар алдыннан 5-6 кг эремчек салам.
Болгата-болгата, кызгылт төскә кергәнче кайнатырга кирәк. Аннан 200-250 г атланмай, 0,5 л каймак (өйнекен) өстим. Булса, катык та салырга мөмкин. Азактан тәменчә шикәр комы өстим. Шикәр комын суы беткәндә генә салырга кирәк, чөнки иртә салганда, корт катып китә. Корт әзер булганчы, шулай 4-5 сәгать кайный.
Гөлнара ГАЛИМУЛЛИНА, Мамадыш районы Олыяз авылы.
Чыганак: https://vk.com/irekmaydani
Фото: https://www.freepik.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев